Тел – кешегә бирелгән иң зур могҗизаның берсе. Халык мәкалендә әйтелгәнчә, акыл – казна, күңел – йозак, тел – ачкыч. Бу ачкыч безгә башкалар күңелен аңларга, акылыбызның камиллеген, уй-фикерләребезнең ни дәрәҗәдә югары булуын күрсәтергә ярдәм итә. “Халыкның теле – аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә... аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә”, – дип язган К. Д. Ушинский. Иң әһәмиятлесе: телебез булганда милләтебез дә яшәр.
Безнең телебез һәрвакыт моңлы, йомшак һәм нәфис булуы белән аерылып торган. Халкыбызның иң бөек уллары аның белән горурланганнар. Тукаебыз да ана телен сөйгән, аның матурлыгын тоеп, үзенең иң гүзәл шигырьләрен язган. Сөйләм кешенең аң-белем дәрәҗәсен, нинди тәрбия алуын билгеләүче факторларның берсе. Анасының бишек җырын тыңлап үскән һәр бала, үсеп җиткәч тә, гомер буе телебезнең сафлыгын саклаган, аның матурлыгын нәселдән-нәселгә тапшырырга тырышкан, телебезнең киләчәге өчен борчылган. Телебездәге сүзләрне дөрес куллану аны саклауның беренче шарты булып тора.
Соңгы елларда сөйләмебезнең сафлыгын, борынгыдан килгән матурлыгын саклыйсы урында аны күрәләтә бозу очраклары күзәтелә башлады. Мин моны телебезне хөрмәт итмәү дип саныйм. Сөйләмнең җаны – сүз. Сүзне урынсыз куллану, мәгънәсен бозу сөйләмнең төзеклегенә зыян китерә. Нәтиҗәдә телебез затлылыгын югалта бара. Бу тема Тукайлар чорында да актуаль булган, бүген дә шулай булып калачак. Телнең бүгенге яшәеше аның киләчәген билгели, шуңа күрә телебезнең үсешен тоткарлаучы барлык факторларга каршы көрәшергә тиешбез, моның өчен галимнәр генә түгел, барыбыз да җаваплы.
http://tarkhanova.ru/node/566
Домашние задания: Другие предметы
Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языку "Сойлэм культурасы"
Похожие вопросы
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке. Как я провел летние каникулы. Срочно надо.
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке.
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке.
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему "Муса Джалиль и Фатих Карим ватанга бирелгэн шагыйрь"
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языку " Килэчэк турында хыяллармы"
- помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке (Гашыйклар тавы, Илдар Юзеев)
- помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему: "осень" (4 - 5 предложений)
- Сочинение на татарском языке про осень Помогите, пожалуйста, написать сочинение на татарском на тему : Коз турында
- Пожалуйста напишите сочинение на татарском языке мин яши торган йорт
- Помогите пожалуйста написать сочинение по русскому языку.