Сочинение / Күңелле кыш килде
Мин иртән йокыдан тордым. Урынымны җыйдым. Бит-кулларымны юдым, тешләремне чистарттым. Тәрәзәдән урамга карасам, бөтен җир ап-ак. Кар ява, кар! Киенеп урамга чыктым. Урамда чып-чын кышкы көн. Әле кичә генә кап-кара булган җир ап-ак кар белән капланган. Бөтен дөньяда аклык, сафлык хөкем сөрә. Аяк астында яңа яуган кар шыгыр-шыгыр килә.
Кар бөртекләрендә аклык та, сафлык та, шатлык та бар. Кар яуганда, күзләрем генә түгел, күңелем дә иркәләнә. Ап-ак бәскә төренгән агачларны кем матур димәс? Саф, салкын һавасың сулап, күкрәгеңә шифа һәм дәва аласың. Керфекләреңә, чәчеңә, иреннәреңә күбәләк кар килеп куна. Бу карлар барысы да синеке. Җилне бишек итеп, кар бөртекләре тирбәлә. Кар ява, яусын әйдә, шатлыклар чиксез булсын!
Өр-яңа җирләрне үзләштергәндәй, беркем дә аяк басмаган яңа яуган карга эз салып баруы − үзе бер могҗиза.
Яңа яуган кар өстендә тормышның бар сулышы ярылып ята. Урам буйлап узганда, кемнеңдер өенә эз керүен, кайсыныңдыр урам буйлап узуын күрәсең. Әнә ерак түгел, шаярып уйнашкан эт эзләре ярылып ята, аңа каршы якта − ат чанасы эзе. Мондый хозурлык бары кыш көне генә була ала.
Ә безгә, балаларга, кышын тагын да рәхәт һәм күңелле. Кышның уеннары гына да ни тора бит! Кар йомарлап атышу, җепшек кардан кар бабай һәм кар кызы, тагы әллә нинди фигуралар ясау дисеңме − берсе дә калмый. Тимераякларга, чаналарга, чаңгыларга да чират җитә. Артыңнан кар өермәләре калдырып, биек-биек таулардан чаңгы-чана шуу нинди күңелле! Ул шугалакта тимераяк шууларның рәхәтлеге сөйләп бетергесез! Үзеңнең юешләнеп беткәнеңне дә сизмисең. Пальтоңның итәкләренә бозлар катып бетә. Бияләйләреңнән су тама. Алай да өйгә кайтасы килми. Болар барысы да кыш көне генә була торган күренешләр. Шуңа күрә без кышны яратабыз. https://insha.ru/text/97
Домашние задания: Другие предметы
Ребят, помогите на татарском языке написать сочинение. Тема: 《Моё любимое время года》
Похожие вопросы
- Напишите пожайлуста сочинение на тему "Любимое время года(любое)"(Я в 6 классе)
- Помогите по татарскому языку Напишите сочинение на тему "Илден батыр улдары".
- Помогите с татарским языком. Напишите мини сочинение на тему "мои выходные" на татарском языке.
- всем привет. Помогите пожалуйста написать сочинение на тему: моё любимое время года ( моё любимое время года лето)
- Помогите плиз написать сочинение на тему МОЕ ЛЮБИМОЕ ВРЕМЯ ГОДА
- Помогите пожалуйста с мини сочинением по башкирскому...Тема: моё любимое время года. Желательно про весну.
- Пословицы про скромность на татарском языке. Напишите пожалуйста 5 пословиц про скромность на татарском языке
- Помогите пожалуйста :3 нужно написать сочинение на татарском на тему: " син Тукайны белэсенме? "
- На татарском языке напишете. Помогите, я вас умоляю!
- Напишите пожалуйста сочинение-рассуждение на тему " Любимое время года".-Зима.