Домашние задания: Другие предметы

На татарском языке напишете. Помогите, я вас умоляю!

Акъэбинен балаларына узегезнен уй фикерегезне белдереп ачык хат языгыз
“Әйтелмәгән васыять” әсәренең төп герое – Акъәби. Аның чын исеме Акбикә була. Кыз чагында аны Аксылу дип, кияүгә чыккач – Аккилен дип, аннары Акҗиңгә дип, ә картайгач Акъәби дип йөртәләр. Аның бөтен гомере Юлкотлы авылы халкы күз алдында үткән. Ул гомере буе ак, пакъ күңелле булган. Шуңа күрә авыл халкы аңа җисеменә хас матур исем биргән.

Аларның гаиләсе Юлкотлыда гади генә гомер кичерә. Карты белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Акъәби – иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, ирне ир итеп тоткан, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. Ул гомере буе хәләл көче белән яшәгән. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән дус һәм тату яшәгәннәр. Авыл мәктәбен тәмамлагач, балаларның дүртесе дә шәһәргә китеп төпләнә. Карты исән чакта, Акъәби ялгызлыкны сизми. Әмма карты үлеп киткәч, ул бер ялгызы кала. “Әй, гомерләр, - дип офтана Акъәби. Ә бит барысы да бергә булганда ничек яхшы иде. ” https://belem.ru/node/2169
https://studfiles.net/preview/1701022/page:2/
- Укучылар, Акъәбинең тормыш юлы ничегерәк хәтердә калды?

- Алар гаиләсе Юлкотлыда гади генә гомер итә, әти-әнисе дүрт бала тәрбияләп үстерә. Авыл мәктәбен тәмамлагач, дүртесе дә шәһәргә китә. Югары белем алып зур кеше булалар. Карты исән чакта әби ялгызлыкны сизми, әмма карты үлгәч бөтенләй ялгыз кала. Балаларын көтеп, көннәрен, елларын үткәрә.

- Балалары кем булалар соң?

- Олы улы Суфиян (отставкага чыккан полковник) биш бала үстерә. Кызы Гөлбикә фәнни институтларның берсендә гыйльми эштә, кияве дә җаваплы вазыйфа башкара. Тагын бер кызы Пермь өлкәсендә врач. Иң кече улы, институтны бетергәч Казахстанга җибәрелгән.

- Әйе укучылар, димәк, балалары зур кешеләр булып үсеп җиткәннәр. Билгеле инде, Акъәби балалары белән бик горурлана, ләкин шулай булса да, аңа нәрсәдер җитми: Акъәби гомер үткән саен боега бара. Моның сәбәбе нәрсәдә соң?

- Шәһәр тормышы белән яшәгән балалар әкеренләп туган авылдан, туган туфрактан бизә. Акъәби дә балалары белән аралары ераклашуын сизеп бик борчыла, аларны сагына. Шәһәр белән авыл арасы 120 километр гына булса да, дөньяның әллә кайсы почмакларына барып йөрүче уллары һәм кызлары әниләре янына кайтмыйлар.

- Укучылар, соңгы елларда аның кайсы баласының вакыты була?

- Өлкән улы Суфиян инде отставкада, аның шәхси машинасы да бар, балалары зур үскән, аның әнисе янында булырга мөмкинлеге күбрәк. Ләкин ул кайтмый йә ял итә, йә хатыны ягына урыс туганнарына Саратовка китеп бара. .

-Ни өчен Суфиян шундый ваемсыз икән? Җавап эзләп карыйк әле?

-Суфиян рус кызына өйләнә. Балаларына туган телен бөтенләй өйрәтмгән. Гаиләдә бары тик рус телендә генә аралашалар. Оныклары: Генадий, Татьяна, Светлана, Борис, Рита бик яратса да, моның өчен аның йөрәге әрни.

- Әйе, бик дөрес. Кыскасы буыннар арасында бәйләнеш өзелә.

- Әби ни өчен туган авылын, гомер иткән нигезен ташларга мәҗбүр соң!?

- Акъәби аврый башлый. Башта балаларына әйтеп борчыйсы килми. Шулай да күршеләре һәм авылның бригадиры әбинең балаларына хәбәр җибәрәләр. Кызы Гөлбикә кияве белән кайтып Акъәбине шәһәргә алып китә.

- Укучылар, менә Акъәби шәһәрдә, ул аерым бүлмәдә ята аның янына балалары килә. әбинең аңа күңеле була. Шулай да Акъәбине аңлаучы берәү табыла, ул кем укучылар?

- Кунаклар арасында шактый олы яшьтәге бер шагыйрь була. Ул килгән саен Акъәби янына кереп хәлен белешә, бик якын итеп сөйләшә. Әби аңа яшь леген туган үскән гомер иткән җире, балаларытурында сөйли, күңелен бушата. Шагыйрь аны әнисе урынына күрә.

- Ни өчен укучылар, авыл халкы әбине Акъәби дип йөртәләр?

- Чөнки, әби башта кыз чагында Аксылу, кияүгә чыккач Аккилен, аннары Акҗиңгә ә хәзер Акъәби дип йөртәләр.
Елена Плаксина
Елена Плаксина
51 394
Лучший ответ
Татьяна Михальчук Спасибо большое что написали, но надо письмо что они не правильно сделали напимер почему они отнесли маму в больницу перед смертью вот так письмо надо писать их детям

Похожие вопросы