Домашние задания: Другие предметы

помогите написать сочинение как вы относитесь к смешанным браков желательно на татарском Сочинение

SI
Sveta Ivanova
112
СССР вакытында урыс кызына өйләнгән татар егете карьера баскычыннан тизрәк күтәрелә ала дигән ышану яшәп килә иде. Ул чорда күпме зыялы татар егетләренең башка милләт кешесе белән гаилә корып, шул милләтнең санын арттыруы беребез өчен дә сер түгел. Әйе, урыс кызлары иң акыллы асыл егетләребезгә хуҗа булуның серен яхшы беләләр. Г. Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрендәге Анна – моның ачык мисалы. Ул татар егете Шәмсине бик оста итеп кулга ияләштерә. Бернинди катлаулы таләпләр куймый. Шәмсигә тулы ирек биреп, аның турында кайгырта, әнисеннән дә күрмәгән рәхәтлекләрне күрсәтә: ялын оештыра, тәмле ашата-эчертә. Театрга йөри, Шәмси аралаша торган татар зыялыларын өендә кабул итүне дә оештыра, хәтта аның өчен кәләш эзләүне дә үз өстенә ала (менә нинди “кайгыртучан”!), яшәү өчен чиста-пөхтә шартлар тудыра. Шәмсинең аерылышу турындагы сүзләренә дәгъва да белдерми, тыныч кына үз эшен башкара, шул арада Шәмсидән туган ике кызын да (урыс кызы моны бүген дә шулай эшли) чукындыра. Үзен шулай итагатьле тотып, Шәмсине коралсызландыра. Тегесе мулла кызына өйләнү фикереннән баш тартып, кире Аннасы янына кайта. Анна үз максатына ирешә: моннан соң Шәмси нәкъ ул теләгәнчә генә эшләячәк, аны бөгү шуның белән тәмамлана. Һай, нинди акыллы һәм алдан күрүчән булган Исхакый. Ул, иң беренчеләрдән булып, татар егетенең фаҗигасен, урыс милләте кызларының оста итеп ау ятьмәсен үрә белүләрен, катнаш никахның нәрсәгә китерәсен әнә шулай ача. Бу повесте белән язучы татар егетләрен кисәтергә тели, ә татар кызларына тыйнак булу белән беррәттән, һич тә тормыштан артта калырга ярамау, зыялы, Анна кебек укымышлы булу кирәклеген аңлатырга тырыша. Укытучылар мәктәпләрдә бу әсәрдән бик уңышлы файдаланалар. Мәктәпләрдә, чын татар гаиләсенең өстенлекләрен пропагандалап, төрле гаилә бәйрәмнәре үткәрәләр, оста һәм нечкә сиземләүне эшкә җигеп, катнаш никахка каршы эш алып баралар. Болар уңай мисаллардан саналса да, тик җәмгыять өчен бу гына аз әле. “Бездә демократия, кемне телисең, шуны сайлыйсың яисә җаны теләгән елан ите ашаган, ” – дип каршы төшәрләр кайберәүләр. Мондый тозсыз аклануларны калкан итеп куеп, үз-үзебезне юатып яшәүдән туктарга вакыт җиткәндер, мөгаен. Катнаш никахлы гаиләдә туачак балалар турында да уйларга вакыт. Алар беркайчан да татар милләте вәкилләре булмаячак, димәк, катнаш никах, беренче чиратта, безнең милләтебезнең үсешенә киртә булып тора.
http://tarkhanova.ru/node/397
Василина Молодан
Василина Молодан
80 689
Лучший ответ

Похожие вопросы