Домашние задания: Другие предметы

срочно придумать сказку на татарском языке

Кыш ачуланды

Бер заман кыш ачуланды. Беркемгә дә көн күрсәтмәскә уйлады ул. Иң элек кошларга бәйләнде. Салкын җил исте, агачларның яфракларын койды.

Кошларга сыеныр урын калмады. Алар төр-кем-төркем булып җыелып киңәштеләр, чыелдаштылар да биек таулар, зәңгәр диңгезләр артындагы җылы якларга очып киттеләр. Ә инде бездә кышларга калганнары түбә кыекларындагы, тәрәзә башларындагы ояларына кереп постылар.

Кошларның исе китмәвен күргәч, кыш җәнлекләргә ташланды. Кырларны кар белән томалады, ачы суыклар алып килде, урманнарны кар басты. Җәнлекләр дә бирешмәде: берсе җылы тунын киде, икенчесе тирән оясына кереп ятты. Ә йорт хайваннары җылы абзарларда кешеләр әзерләгән азыкны ашап яши бирделәр.

Кыш тагын да явызлана төште. Ул балыклар янына да килеп җитте: күлләр, елгалар өстен боз белән каплады. Боз астындагы балыклар тирәнгә төшеп качтылар.

Монда да эш барып чыкмагач, кыш, кешеләр янына барып, аларның кирәкләрен бирим әле дип уйлады. Тәрәзәләрне боз белән каплады, ишек Һәм стеналарны шакыды. Салкыннан бүрәнәләр шартлады. Ә кешеләр җылы мич янында рәхәтләнеп чәй эчтеләр, тун, киез итек Һәм бияләйләрен киеп, эшкә киттеләр. Кыш өчен иң хурлыклысы шул булды: бала-чага чана шуып, кыш бабай ясап уйнады.

Кыш күрә: нәрсәгә генә тотынмасын, аның эше барып чыкмый. Ул зәһәрләнеп елый. Өй кыекларыннан кышның күз яшьләре тама... Димәк, яз якынлаша!
Сергей Ашихмин
Сергей Ашихмин
63 953
Лучший ответ
Это шутка?))
UK
Uriy Kanavin
1 254
Яшәгән иде, матур егет. Ул яратты, рәсем ясау, уйнау скрипке һәм җырларга. Бервакыт бу егет дип уйлаган өйрәнергә кирәк, нәрсәгәдер яңа. Ул теләдем шахмат уйнарга, булдырырга конструкцияләр булырга парикмахером һәм хәтта рыцарем. Күптән иде бу. Утыра егет һәм уйлый:" Бу бит мин умею, чөнки мин хәтта шахмат уйнарга булдыра алмыйм!" Кинәт, көтмәгәндә, сзади подошла кыз Эллина. Ул-дип сорадым юношу : "Ни өчен син болай диде атилла көлемсерәп. Син бары яхшы играешь на скрипке, мин астында синең окном гел тыңлыйм марлон музыка. Ә ничек ук твои шедевры? Мин синең белән килешмим." Егет дип уйладым. Өстәвенә, ул үзе дә моңа кадәр дә уйлап табуы?! Ә бит вправду ул күп нәрсә белә! Шунда ул елмаеп куйды кызга әйтте иде, рәхмәт, әмма аны инде анда юк иде

Похожие вопросы