Табылдык.
Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди бер хатын. Аның берсеннән берсе матур ике игезәк кызы булган, ди. Әтиләре бик нык авыртып китеп, күп елллар элек үк үлеп киткән икән, ди. Әтиләре үләр алдыннан ике кызын да үз янына чакыртып:
- Кадерле кызчыкларым, мин инде сезне калдырып китәм. Әниегезне ташламагыз, кадерләп яшәгез, шулай итсәгез, бәхетегез ташып торыр, бай булырсыз, - дигән.
Кызларыннан берсе озак тыңлап торганнан соң:
- Әтием, әйтер сүзең шул гына идеме? – дип, канәгатьсезлек белдереп сорап куйган. Әти кешенең моңа ачуы килгән. Уйланып яткан, яткан да:
- Бу теләкләремнән тыш мин сезгә тагын ике ачкыч та калдырам. Бу ачкычлар бер ишекнең ачкычлары. Бәлки ул сандыкныкыдыр, бәлки байлык тулы бүлмәнекедер, билгесез. Ачкычларны яратып, ишекне ачсагыз, байлыкка тап булырсыз.
Шулай ди дә әтиләре үлеп китә. Әниләре белән кызлары бик нык елашып, әтиләрен соңгы юлга озаталар. Еллар үтә, кызлар әтиләренең сүзләрен тыңлап әниләрен хөрмәт итеп яшиләр. Көннәрдән бер көнне кызлар әтиләре калдырган ачкычларны табып уйга калганнар. Кайсы гына ишекне, йозакны ачып карасалар да, ачкычлар туры килмәгән. Инде өметләрен өзеп, күңелсезләнеп утырганда, әниләре кызларына күптән тәртипкә китерелмәгән иске сарайларын җыештырырга куша.
- Бәлки, соравыгызга җавапны шуннан табарсыз, - ди әни кеше.
Кызлар кулындагы ачкыч шул сарай ишегенеке була. Алар бер дә карышмыйча, эшкә керешәләр. Әлге иске сарайда ни генә тапмый бу кызлар. Әбиләре-бабалары заманыннан ук калган самавыр, сандык, борынгы киемнәр, бизәнү әйберләре, капчык тулы борынгы китаплар...
Әлеге сарайны җыештырып кызлар табылдакларны бик кадерләп урыннарына, ә китапларны кайсын ябыштырып, кайсын төпләп киштәләргә урнаштыралар. Алар үз эшләреннән, биргәк тә урнашкан тәртиптән канәгать калалар. Уйлар төпкеленә чумып, хисләргә бирелеп утырганда әниләре килеп керә. Кызларының борынгы әйберләрне шулай кадерләп урнаштырып куйганнарын күргәч, елап җибәрә.
- Балакайларым, сез бит үзегезнең тамырларыгызны тапкансыз. Болар бит сезнең әби-бабаларыгызның яшәү рәвеше, үткән бәхетле тормышының бер чагылышы...
Әтиләренең “байлык” дигәннәре шушы булуын, эчкерсез күңелле кызлар шунда ук аңлап алалар, һәм сарайдагы “хәзинә”не өйгә күчерергә дигән нәтиҗәгә киләләр. Әлбәттә үзләренең тамырларын өйрәнеп саклап яшәгән бу кызлар, үзләрен дөньядагы иң бай, иң бәхетле итеп хис иткәннәр.
Домашние задания: Другие предметы
Напишите пожалуйста сказки на татарском языке йозак и ачкыч
Похожие вопросы
- напишите пожалуйста сочинение на татарском языке на тему лес.
- Напишите пожалуйста сочинение на татарском языке на тему лес наше богатство До завтра нужно, пж напишите
- напишите пожалуйста сочинение на татарском языке на тему Галиябану хэм Хэлил мэхэббэте ярату тарихы ул
- напишите пожалуйста сочинение на татарском языке шурале только сылки не нужны
- напишите пожалуйста сочинение на татарском языке про набережные челны
- напишите пожалуйста сочинение на татарском языке как я провела эти зимние каникулы что делала?
- СРОЧНО!!! НАПИШИТЕ ПОЖАЛУЙСТА ЗАГАДКИ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ ПРО ДЕРЕВЬЯ!!! СРОЧНООО! С ПЕРЕВОДОМ
- напишите пожалуйста сочинение на татарском языке на тему Галиябану хэм Хэлил мэхэббэте
- напишите пожалуйста сочинение на татарском языке на тему Табигать узгэрэшлэре
- Напишите пожалуйста сочинение на татарском языке " если бы у меня была собака какая она была бы"