Домашние задания: Другие предметы

СРОЧНО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НАПИШИТЕ ПРО ПЕРЕЛЁТНУЮ ПТИЦУ НА ТАТАРСКОМ Я ЗЫКЕ УЖЕ НА ЗАВТРА СОСОСОСОСООС ССООСС!!!

Инша / Ак күл
«Кыр казы» әсәрендә «авылдан ике генә чакрым чама­
сында җиргә төшкән ай кебек түгәрәк, көмеш тәңкә кебек
ялтырап торган Ак күл дигән бик зур күл» сурәтләнгән.
Күлнең иңе шулкадәр зур ки, аның бер ягыннан икенче
ягындагы әйберләрне чак кына күреп була.
Җәйләрен ул бигрәк тә матур: тирә-ягын яшел үләннәр
һәм игеннәр уратып ала. Тауга менеп карасаң, ул яшел
хәтфә палас өстендәге көзге кебек ялтырый.
Күлнең кайбер җирләрендә камышлар үсә, алар арасында
матур тавышлы су кошлары яши.
Җәйге күл сурәте әнә шундый.
Көзен ул башка төрлерәк: аның җанлылыгы юк, чөнки
кошлар җылы якларга китеп барганнар. «Кояш нуры астын­
да ялтырап, күл өстен боҗраландырып уйный торган балык­
лар да, сикерүләреннән туктап, аска» төшеп киткәннәр.
Кайбер көзге көннәрдә күл өстендә күчмә кошлар ял итә.
Ул бераз җанланып киткәндәй була. http://insha.ru/text/244
Көз башында ук күп кенә кошлар төркемнәргә җыела башлыйлар. Аларның көзге сәяхәтләренә вакыт җитә. Берәмләп тә, төркемләп тә, кошлар туган якларыннан, кыш үткәрү өчен, ерак җирләргә очып китә. Кайберләре бик ерак та китми, ә кайберләре меңнәрчә километр юл узалар. Яр карлыгачлары инде август ахырларында ук китеп барганнар иде. Авыл карлыгачлары да алар үрнәгендә, өер-көтүләргә берләшеп, юл хәстәре күреп йөриләр. Күкеләр, сиртмәкойрыклар, сандугачлар, берләшеп тормастан, август азагында берәм-берәм китеп беттеләр. Кайсы — Африкага, кайсы — Һиндстанга, Әфганстанга яки Әстерхан далаларына. Болар — бөҗәкләр ашап туенучы кошлар. Туган ягыбызга иң соңгы булып кайткан кошларның иң беренчеләрдән булып китүләренең сәбәбе дә шунда. Күчмә кошлар күбесенчә төнлә очалар, шуңа күрә без аларны сирәк күрәбез. Очыш вакытында кошлар төркеме, гадәттә, аерым бер тәртипне саклый. Болай очу аларга җайлырак та, җиңелрәк тә.

Көзнең аяз көннәрендә, кыйгач рәткә тезелешеп, торналар очып уза. Сискәндергеч таныш тавышлары бик якында колак төбендә генә яңгырый кебек, ә үзләре әнә нинди биектә, ак болытларга орынып ук очып баралар. Канатны канатка туры китереп, тигез рәт булып, кыр казлары һәм челәннәр оча. Ә кыр үрдәкләре ерак очышлар вакытында бер-бер артлы тезеләләр, кайчакта аларның сафлары дуга формасында була. Сыерчык, миләш чыпчыгы кебек ваграк кошлар, тәртипсез рәвештә, көтү булып очалар. Мөстәкыйль булып, аерым очкан кошлар бар. Алар, гадәттә, зур ерткыч кошлар — бөркетләр, карчыгалар, ябалаклар.

Күчмә кошларның очышын күзәтергә туры килмәсә, көзен ала каргаларны, чәүкәләрне, кара каргаларны күзәтегез. Алар да, көтү булып, төркемнәргә җыелалар. Ешрак күзәткәндә, кошлар тормышы турында күп нәрсә белерсез.

Күчмә кошларның җылы якларга нинди эзлеклелектә китүләренә дә игътибар итегез. Иң элек бөҗәкләр белән туенучы кошлар, аннан соң башкалары китә. Сентябрь ахырында тургайлар һәм сыерчыклар, октябрьдә кыр казлары һәм кара каргалар юлга чыга.

Кошларның очу тизлекләре төрле: вак сайрар кошлар бер сәгатькә 35—50 км, сыерчыклар 60—80 км, кыр казлары 65—70 км, кыр үрдәкләре 70—95 км, керәшәләр 150—160 км тизлек белән очалар.
http://www.igelek.ru/кошлар-көзен/
Евгений Толстобров
Евгений Толстобров
98 415
Лучший ответ

Похожие вопросы