Домашние задания: Другие предметы

предложение на татарском языке про мечеть кул шариф (ОЧЕНЬ НУЖНО!)

КОЛ ШӘРИФ

Борынгы Кремльнең бер бизәге – зәңгәр гөмбәзле ап-ак мәчет. Аның архитектурасында Европа готикасы һәм госманлыларга хас сыйфатлар чагыла, ә тышкы матурлыгы, нинди дин тотуына карамастан, барлык кешеләрне дә сокландыра. Ышануы да кыен, бу бинага әле 20 яшь тә юк, гәрчә, тарихи яктан карасаң, Казан Кремлендә бу мәчет 1552 елны Казанны алганчыга кадәр ук булган.

Татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани монда җәмигъ мәчете булуы турында язган, ләкин, башкалага һөҗүм вакытында башланган янгын, мәчетне дә кертеп, барлык архитектура корылмаларын юкка чыгарган. Үзенең фәнни хезмәтләрендә мәгърифәтче шулай ук мәчет үзенең матурлыгы белән генә түгел, бай китапханәсе белән дә дан тотуы турында яза. Мәрҗани билгеләп үткәнчә, Кол Шәриф мәчете XVI гасырда бөтен Урта Идел өчен мәгърифәт учагы булып торган.

Мәчет искиткеч укымышлы кеше, күренекле дин эшлеклесе булган имам исемен йөртә, ул 1552 елда, шәһәрне Иван Грозный илбасарларыннан саклаганда, батырларча һәлак була. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, ул татар мөселманнарының дини җитәкчесе булган. Кол Шәриф Мөхәммәт пәйгамбәр нәселеннән дип санала.

1990 елдан Казанны саклаучылар хөрмәтенә мемориал булып хезмәт итәрлек яңа мәчет төзү турында фикер алышу башлана. Кремльне ЮНЕСКОның дөньякүләм танылган мәдәни-мирас исемлегенә кертү уңаеннан да, мәдәни һәм дини балансны саклау прицибы ягыннан да, аның төзелеше максатка яраклы дип табыла.

Мәчетнең нигезе 1997 елда салына. 2005 елда төзелеп бетә һәм 24 нче июньдә гыйбадәтханә тантаналы рәвештә ишекләрен ача. Ул шәһәр халкына Казанның 1000 еллыгына бүләк булып ачылды, Благовещение соборының күршесе булып тора.

Мәчетнең архитектурасы Кремльдән читтәге башка мөселман дин йортларына охшамаган, ул күбрәк төрек һәм һинд гыйбадәтханәләрен хәтерләтә. Мәчет элеккеге Юнкерлар училищесы ишегалдына урнашкан һәм архитекторлар бу ике тарихи һәйкәл бер - берсен тулыландырып, Кремль территориясендә тигез хокуклы булып янәшә торсыннар өчен барысын да эшләделәр.

Гыйбадәтханәнең симметрик төзелеше дә шуңа хезмәт итә: уртадагы ишегалдының ике ягында ике павильон урнашкан.

Бинаны дүрт биек манара һәм дүрт манарага охшаш корылма бизи, мәчетнең гөмбәзе Казан ханнары кигән таҗны хәтерләтә. Фасады гранит һәм мәрмәр белән тышланган.

Гыйбадәтханәнең мәһабәт эче дә тышкы кыяфәтеннән калышмый. Мәчетне төсле витражлар, мозаика, таштан уелган бизәкләр, алтын йөгертелгән элементлар бизи. Искиткеч зур люстра Чехиядән кайтарылды, Иран хөкүмәте затлы келәмнәр бүләк итте. Бинаның эчке эшләнешендә татарларның меңьеллык бизәү сәнгате чагылыш тапкан. Бу идея үрелгән орнамент һәм Корьән аятьләре белән каймаланган очлы аркалар, татар культурасында еш очрый торган, яңарыш һәм үсешне гәүдәләндерүче лалә чәчәге рәвешендәге тәрәзәләрдән торган конструкция ярдәмендә тормышка ашырылган.

Мәчеттә бик еш экскурсияләр үткәрелә, шул максаттан чыгып, архитекторлар ике балкон төзегәннәр. Бина биш катлы, ул мең ярым кешене сыйдыра ала, ә бина каршындагы мәйданда – ун меңгә кадәр. Чагыштыру өчен – борынгы Кол Шәриф мәчетендә дүрт йөз кеше намаз укый алган.

Храм комплексы мәчеттән генә тормый, биредә зур китапханә, ислам мәдәнияте музее, имам идарәсе һәм нәшрият үзәге бар.
Кол Шәриф мәчете - Казан һәм аның халкы өчен уникаль корылма. Мәчет төзелешенә 40 меңләп кеше акча кертте, Татарстанның берничә оешмасы, федераль һәм республика хөкүмәте ярдәм итте. Мәчет рус һәм татар халкының бердәмлеге һәм борынгы традицияләрне торгызуның гүзәл үрнәге булды

Мәчет шәһәр һәм республика халкына Казанның меңьеллыгына лаеклы бүләк булды һәм хәзер ул Благовещение соборының күршесе булып тора
http://tatheritage.ru/tt/objects/kul_sharif/
Настя Соловей
Настя Соловей
52 883
Лучший ответ

Похожие вопросы