Домашние задания: Другие предметы

Помогите пожалуйста! Нужно составить рассказ про деревню 5-6 предложений на татарском языке.

Выучи татарский, в противном случаи гугл переводчик в помощь
Zhasulan Sauerov
Zhasulan Sauerov
225
Лучший ответ
Туган авылым - горурлыгым
Нәкъ Тукай абый язганча, тау башына салынгандыр безнең авыл, бер чишмә бар якын безнең авылга ул. Минем авылым иң гүзәл авылларның берседер. Исеме дә җисеменә туры килеп тора. Чишмәбаш... Чишмә башы... Якында гына куе урман. Бер ягыннан бормаланып Сөн елгасы ага. Искиткеч минем авылымның табигате! Кышын бигрәк тә җәйге иртәләрне сагынам. Талгын гына салкын җил исә, кояш нурлары тәрәзәдән күзне чагылдыра. Бар җиһанга кошлар җыры тарала. Нинди генә авазлар чыгармыйлар алар. Менә кәккүк тә нидер санап ала. Мондый күренеш белән бары тик урман буенда урнашкан авылларда яшәүчеләр генә таныштыр. Бары тик шушындый табигатьтә яшәүчеләр генә туган ягының кадерен белеп яшидер төсле.
Тәмле чишмә эчеп туя торган түгел. Ул инде күпләрнең йортларына да кергән. Кемнәрнеңдер ишегалдында.
Авылымның халкы да кешелекле, инсафлы һәм кунакчыл. Апаларыбыз аш – суга оста. Килеп керсәң, тәмле ризыгыннан авыз иттерми чыгарып җибәрми. Бу сыйфатлар минем әниемдә дә бар. Ягымлылыгы, ачык йөзе, уңганлыгы, булганлыгы өчен аны барыбыз да хөрмәт итәбез.
Авыл уртасында – иман йорты. Ул бервакыт та буш булмый. Бигрәк тә җомга көнне. Чишмәбаш халкы гына түгел, Иске Байсар, Чиялек авылларыннан да монда намаз укырга киләләр. Мәчетебез зур булмаса да, бик матур һәм үзенә җәлеп итеп тора.
Авылыбызда кечкенә генә булса да кибет, күңел ачар өчен клуб бар. Ә быел безнең авыл халкы өчен күптән көткән сөенечле хәл булды. Авыл уртасына һәм Чишмәбаштан Сөн күперенә кадәр асфальт юл салынды. Юлсызлыктан халык бик интекте. Иртән торып, пычрак ерып мәктәпкә барулары безнең өчен авыр иде. Ә хәзер озын кунычлы резин итекләрне читкә алып куйдык. Батып ятучы машиналар да юк. Гомумән, безнең авыл халкын сөенеч басты. Шушы юлны эшләүчеләргә, безне рәхәткә чыгаручыларга зур – зур рәхмәтләр әйтәсе, эшләрендә уңышлар телисе килә.
Әйе, бик яратам мин авылымны, аның табигатен, кешеләрен. Күңелемне бетмәс – төкәнмәс горурлык хисе били. Мин уземне чиксез бәхетле тоям! Кечкенә генә авылымны бетермичә, аның өчен борчылып яшәүче апа- абыйларга, әби – бабайларга, җитәкчеләргә мең – мең рәхмәт! Әкияттәгедәй яшибез бит!
http://nsportal.ru/ap/library/literaturnoe-tvorchestvo/2013/12/09/tugan-avylym-insha
Наташа К
Наташа К
79 256
ты думаешь все знают татарский
ого!!!

Похожие вопросы