Домашние задания: Другие предметы

Скажите пожалуйста краткую биографию Ивана Ивановича Шишкина на татарском языке?

Иван Иванович Шишкинның әле кем икәнен дә белгәнче тормышка яңа гына тәпи атлап киткән сабый да бөек рәсссамның әсәрләре белән хозурлана башлый. Ничек дип баш ватмагыз. Иң тәмле конфетларның берсе булган “Мишка косолапый” конфеты кәгазе аша, әлбәттә (ул кәгазъгә Шишкинның 1889 елда иҗат ителгән, бүгенге көндә дә популяр булган “Утро в сосновом лесу” картинасы төшерелгән). Мөгаен, тормышының әлеге мизгелләрендә берәү дә Шишкинның бөек рәссам, реалистик пейзаж сәнгатенә нигез салучы, дип белми торгандыр.

Моннан нәкъ 180 ел элек Кама буе табигате кочагына сыенып утырган Алабуга җирлегендә дөньяга аваз салган Шишкин, гомере буе Чулман буйларына, Татарстанның гүзәл почмакларына дан җырлаган. Табигать гүзәллегенә табынган иҗатчы туган ягының иркен һәм киң кырларын, калын урманнарын яратып киндергә төшергән.

Балачагыннан ук башкалар аяк басарга өлгермәгән Кама буе табигате, аның төз һәм калын наратлары булачак рәссам күңелендә тирән эз калдыра. Урта хәлле сәүдәгәр гаиләсендә тәрбияләнгән Иван Шишкинның әтисе дә үз заманының кызыксынучан кешесе була. Археология, тарихка мөнәсәбәте уңай булу сәбәпле, улын да табигать, тарих турында бик күп китаплар укырга этәрә ул. Малайның рәсемгә булган сәләтен дә нәкъ менә ата кеше ачыклый.

Унике яшендә Иванны Казанның 1 гимназиясенә укырга җибәрәләр. Биредә ул бишенче сыйныфка чаклы белем ала. Ә аннары ул Мәскәүнең Рәсем һәм әвәләү училищесына укырга керә. Биредә аның кулы аеруча пейзажларны оста тасвирларга ятып торганлыгы ачыклана. Белемгә сусаган егет укуын Петербург Художество Академиясендә дәвам итә.“Пейзажчы – чын рәссам, ул һәрвакыт тирәнрәк һәм төгәллерәк тоемлый”, - дип яза ул үзенең көндәлекләрендә.
Рәссамның “Арыш басуы” (1878), “Имәнлек” (1887), “Имәннәр” (1887), “Нарат урманында бер иртә” (1889) кебек дөньякүләм танылган әсәрләрен тамаша кылгач, таныш табигать, иген кырлары, Алабуга урманнары, андагы горур нарат, имәннәрне күз алдына китерәбез. Гүзәллек остасы табигатьтәге үзгәрешне, аның туктаусыз хәрәкәтен, көчле күкрәүдән соң иркенәеп тын алуын, гаҗәеп яктылыгын һәм саф һавасын үзенә бер җылылык һәм нәфислек аша башкаларга да җиткерә. Белгечләр раславынча, “Кояш яктырткан наратлар”, “Имән урманында яңгыр” рәсем сәнгатендә иң реалистик әсәрләр. Аның “Нарат урманы”, “Кама”, “Нарат урманында чишмә”, “Урман киңлекләре”, “Мачта наратлары урманы” (”Корабельная роща”), “Кыш” һ.б. картиналары рус пейзажының алтын фондын тәшкил итә.

Бүгенге көндә Алабуга шәһәрендә рәссамның музей йорты эшли. Мемориаль музей бинасы Шишкинның туган нигезендә оештырылган. Ике катлы таш йортта рәссамның остаханәсе, торак бүлмәсе һәм илледән артык картиналары урнашкан заллар бар. Шулай ук меңъеллык тарихы булган Алабугада 1991 елны дөньяда бердән-бер Шишкинның һәйкәле дә куелды. Дөньякүләм рәсем сәнгатендә тирән эз калдырган якташлары белән алабугалылар горурланып яши.

Иван Шишикинның кабатланмас әсәрләрен шулай ук Третьяков галереясында, Санкт-Петербургның Рус музеенда, Киевның Рус сәнгате ядкәрханәләрендә күрергә мөмкин.
http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/2095-urmannar-professoryi-–-shishkin.html
Boris Skorodumov
Boris Skorodumov
84 219
Лучший ответ
В википедии язык переключи...
Pavel Efimof
Pavel Efimof
52 004
Лаура Мцури Спасибо!

Похожие вопросы