Домашние задания: Другие предметы

помогите пожалуйста написать сочинение на татарском :( на тему: туган ускэн нигездэ пожалуйста!! на понедельник нужно!!

Һәркемнең , туган иле – җире - авылы кебек, туган өе – йорты - нигезе дә бердәнбер була. Бу хакта да Роберт Миңнуллинның махсус шигыре бар:
Сабый чаклар гөрләвектәй
Еракларга акты микән?
Туган өйдә күргән төшләр
Әле булса татлы микән? ( “ Туган өем”)
Туган өй, туган ил төшенчәсен һәркем үзенчә тасвирлый. Шуңа карамастан, барыбызның да уй-фикерләре уртактыр димен мин. Роберт абыйның шигырьләрен укый-укыйм да үземчә нәтиҗә ясап куям: күкрәгендә җаны булган кеше үзенең туган илен, йортын, ата-анасын уйламыйча яши аламы соң?! Минемчә, юктыр. Барысы да уйлый, соклана, кайгыра, горурлана, бары тик шигьри юлларга гына сала алмый. Шагыйрьлек талантын Ходай барсына да өләшми шул. Ә менә Миңнуллиннар гаиләсенә талантны Ул җәлләмәгән. Роберт Миңнуллинның бертуган абыйлары Туфан һәм Ким Миңнуллиннар да күпкырлы талант ияләре. Икенче яктан карасак, бәлки гүзәл табигатьле Башкортстан җирлеге моңа чишмә башы булгандыр.
Чишмә башы дигәндә чишмә образын да үзенең иҗатында Роберт абый яратып куллана. Чишмә - ул тормыш чыганагы. Безнең туган илебез чишмәләргә бик бай. Безнең авылда гына өч чишмә бар. Тау башында Мәҗит чишмәсе, иң тәмле, йомшак суы белән аерылып торган Шифалы чишмә һәм Каран чишмәсе. Су буенда һавасы да икенче төрле, үләннәр дә монда сусыл һәм ямь-яшел. Тау астында челтер-челтер чишмәләр агып ятуы тирә - якка ямь, дәрт өсти. Яшәргә көч-куәт бирә.
Бездә генәдер чишмәләр
Һәм йолдызлар дуслыгы.
Сөн буйлары - әйтерсең лә,
Чишмәләр йолдызлыгы. (“Безнең як чишмәләре”)
Алда әйтелгәнчә, чишмә, чишмә образы Роберт Миңнуллин иҗатында әһәмиятле урын алып тора. “Безнең йөрәк кайнарлыгы” шигырендә:
Безнең күңел нишләптер гел җырлы,
Нишләптер гел моңлы булды ла...
Чишмәләр дә моңны бездән ала –
Шуңа алар җырлы-моңлы да!
Шагыйрь фикеренчә, чишмәләр белән кеше турыдан-туры бәйләнештә яшиләр. Югарыдагы мисалда без чишмәләрдән яшәү көче алсак, бу шигьри юлларда, киресенчә, илһамны, моңны чишмәләр бездән ала.
Туган җирне, туган якны ярату, сагыну тойгысын кеше җыр-моңнары аша белдерә. Әнием кечкенәдән үк "Бишек җыры”, "Туган тел” җырларын көйләп, минем күңелемдә дә туган җиргә мәхәббәт уяткан. Бу тойгы мин үскән саен үсә, көчәя, байый бара. Роберт абыйның да бала чагы булган. Әлбәттә, әнисе Гөлҗәүһәр апа аңа да бишек көйләрен көйләгәндер. Минемчә, шул көйләр белән генә баланың күңел матурлыгы үсә, камилләшә. Әлеге вакытта элек җырланган бишек көйләренә “Талбишек” җыры да кушылды.
Бишек ничек җырламасын,
Сөн талларыннан үр дә!
Талбишектә үстем мин дә-
Сизелмимени бер дә?
Шагыйрьнең Туган ягы – әкияттәгедәй гүзәл сурәтләргә әйләнеп, шигырьләренә һәм җырларына күчкән образ. Язын кошлар үз ояларына әйләнеп кайткан кебек шагыйрь җаны, аның канатлы хыялы шул Сөненә әйләнә дә кайта. Роберт Миңнуллин бертуктаусыз язып тора, язган саен яңара, матурлана бара аның туган ягы да. Ул лирик җанлы, романтик рухлы, фәлсәфи карашлы, гражданин хисле әдип. Ул – бөтен җаны-тәне белән авыл шагыйре, яшьлек, туган якны зурлап җырлаучы.
Сүнә калса, хисләреңне
Агыйделдә яңарт икән.
Бөек Гашыйк булыйм дисәң,
Агыйделдә ярат икән!
Сөюдән шашкан күңелләр
Монда күпме ташлангандыр!
Мәхәббәт дигәннәре дә,
Агыйделдә башлангандыр. (“Агыйдел”)
Башкортстаныбызның текә ярлары, тулы чиста сулары белән дан тоткан, буеннан - буена сугарып үткән Агыйделне ничек язмыйча калдырсын инде шагыйрь булган кеше?! Композиторларга, рәссамнарга, язучыларга илһам чыганагы булып хезмәт итә бит ул .
Тормыш юллары Роберт Миңнуллинны ут күршебез Татарстан җирләренә алып килә. Бу яклар да аның туган ягына әйләнә. Татарстанны “җирнең иң матур җире” ди ул.
Данил Назаров
Данил Назаров
76 439
Лучший ответ
нэрсэ ул туган жир

Похожие вопросы