Домашние задания: Другие предметы

напишите пожалуйста информация про тюльпан на татарском языке СРОЧНО!!!

Лалә чәчәге – татар мәдәниятенең традицион символы. Бүгенге татарстанлылар өчен дә даланың ялкынлы чәчәге үз әһәмиятен югалтмаган. Киресенчә, бу тарихи орнаментның символик әһәмияте тагын да баеды: лалә чәчәге Республикабыз гербында да, Казан Универсиадасы символикасында да кулланыла.

Лалә чәчәге – татар орнаментының иң киң таралган бизәкләреннән берсе, ул традицион чигеш үрнәкләрендә дә, йортларның һәм мәчетләрнең эчке бизәлешендә дә очрый.

Урта Азиянең очсыз-кырыйсыз далаларында үсүче кыргый лалә чәчәге кышкы йокыдан беренчеләрдән булып уяна. Шуңа күрә дә татарлар аны яңару, яңадан туу билгесе итеп санаганнар.

Лалә чәчәге – исламга кадәрге күчмә чор элементының яңа контекстка уңышлы күчүенең сирәк очрый торган мисалы: ислам кабул ителгәч, татар илендә үсеш-яңарыш символы яңа сихри мәгънә ала.

«Аллаһ чәчәге» - лалә борынгы заманнардан бирле татар мәчетләренең диварларын, ишек-тәрәзәләрен бизи. Лалә мондый горур исемне юкка гына йөртми: гарәп телендә Аллаһ белән лалә сүзләре бер үк хәрефләрдән төзелгән. Җитмәсә, Абаджның көнчыгыш нумерология системасы буенча (һәр хәрефкә билгеле бер сан туры килә) - Алла һәм лалә сүзләрендәге хәрефләренең саннар суммасы бер үк - 66 га тигез.

Хөр даланың борынгы символы, гасырларны кичеп, яңа мәгънәләр белән байый. Дини мәгънәгә дөньяви төсмер дә өстәлә: лалә чәчәге яңа казанышларга омтылу билгесе булып тора. Бүген ул, Республикабыз гербын бизәп, аның чәчәк ату чорын гәүдәләндерә. 2013 елны лалә чәчәге Казанда узган Җәйге Универсиада символы итеп сайланды. Чәчәк силуэты нигезендә эшләнгән биш таҗлы логотип яңа уңышларны һәм максатка омтылучанлыкны гәүдәләндерә. http://tatheritage.ru/tt/objects/tatarstan_tulips/
Тюльпан — Лалә http://karaakkosh.com/tatarcha_tcvety.html
Елена Баранова
Елена Баранова
58 621
Лучший ответ

Похожие вопросы