Домашние задания: Другие предметы

Любая загадка про время на татарском языке. Срочно!!!

Берәү карап калды,
Берәү атып алды.

Бер кичеккән эш илле елга кичегер.
Бер югалган вакыт яңадан кайтмас.
Биш иртәгәдән бер бүген кыйбат.
Бүген эшләнәсе эшне иртәгә калдырма.
Вакыт акча, кадерен белмәсәң кача.
Вакыт — акча, кулда барда кадере юк.
Вакыт акча түгел, сдачасы кайтмый.
Вакытны бушка уздырган кеше ахмак.
Кайчан бер минуты дөньядан кыйбат.
Куян алданрак ычкынса, эт куып җитә алмый.
Һәр нәрсә үз вакытында яхшы икәнне әтәч тә белә.
Һәр таңның киче бар, һәр көннең үз эше бар.

Югалган акча табыла, югалган вакыт табылмый.
Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана.

Бу кайчак була? (Көз көне)

***

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган? (Кыш көне)

***

Тәңкә карлар сибелгән

Җир ап-акка күмелгән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчак? (Кыш)

***

Йолдыз, йолдыз вак кына,

Яфраклары ак кына.

Өс киемеңә куна,

Тәнгә тисә су була (Кар бөртеге)

***

Оча – юк канатлары,

Чаба – юк аяклары,

Тышта булса өелә,

Өйгә керсә, җәелә. (Кар)

***

Үкерә дә, котыра,

Бөтен җирне тутыра. (Буран)

***
Утта янмый, суда батмый. (Боз)

***

Ишегалды таш була,

Өйгә керсә, су була. (Боз)

***

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара? (Яз)

***

Яңгырлы да карлы

Ә каеннар сулы.

Бөреләр туп тулы –

Елның кай фасылы? (Яз)

***

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,—

Бу кайчак була? (Җәй)
Людмила Казьмина
Людмила Казьмина
99 581
Лучший ответ
Куктя оча,
Суда йэзя,
Жирда йэри,
Как белян сыйлый
(каз)
Кичә булган, бүген бар һәм иртәгә булачак.

(Җавап: Вакыт)

Бер урында тора,
Шулай булмаса, канәгать бара.

(Җавап: Вакыт)

Бу тизрәк уйлар?

(Җавап: Вакыт)

Бу кире кайтарырга ярамый?

(Җавап: Вакыт)

Дип, бара алмыйча клары?

(Җавап: Вакыт)

Башка клары һәм башка канатлар ул,
Тиз летит, догонишь аның.

(Җавап: Вакыт )
Константин Евгеньевич Мне про часы. На татарском
Гульсана Кульбатырова Кичә булган, бүген бар һәм иртәгә булачак.

(Җавап: Вакыт)

Бер урында тора,
Шулай булмаса, канәгать бара.

(Җавап: Вакыт)

Бу тизрәк уйлар?

(Җавап: Вакыт)

Бу кире кайтарырга ярамый?

(Җавап: Вакыт)

Дип, бара алмыйча клары?

(Җавап: Вакыт)

Башка клары һәм башка канатлар ул,
Тиз летит, догонишь аның.

(Җавап: Вакыт )
Гульсана Кульбатырова извини перепутала)) Вот несколько.

Похожие вопросы