Домашние задания: Другие предметы

Рассказ Помогите составить не большой рассказ про Школьную столовую на татарском языке

Хәзер мәктәпләрдә укучыларны атналык бердәй меню нигезендә кайнар аш белән тәэмин итәләр. Бу, әйтик, атнаның сишәмбе көнендә барлык ашханәләрдә дә укучылар өстәленә макарон яисә ботка куелачагын аңлата. Ризык ике атналык цикл белән төрләндерелә. Дөрес, район бюджетыннан каралган акчага менюны әллә ни төрләндерү мөмкинлеге юк. Шуңа күрә мәктәпләрдә ата-аналар ризалыгы белән алардан да җыялар. Әмма ашханә өстәлен мәктәпләрнең үзендә җитештерелгән продукт белән тулыландырырга беркем дә комачауламый. Мәгариф учреждениеләрендә куллану тыелганнары гына булмасын. Менюны тәҗрибә участогында үстерелгән продукция исәбенә баетуда районда Мичән урта мәктәбен үрнәк итеп куярлык. Мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәне укучылар үз хезмәтем җимеше дип ашый. Ә үзең җитештергәннән дә татлырак ризык бармы икән! Үзең үстергәнне тыныч күңел белән ашарга була. Витаминлы запас ашханә өстәленә апрель азагына кадәр куярга җитә.

Шуңа күрә озын тәнә­фестә ашханәгә кергән уку­чылардан: “Сезне тәм­ле ашаталармы? ”– дип сорагач, бертавыштан: “Бик тәмле”,– дип җавап бирделәр. Ризыкларны 10 елдан артык эш стажлы Гөлнара Фазылова белән Земфира Моратшина күңел җылысын биреп табынга куялар.

– Ашханәдә эшләүче апалар ашларны бик тәмле әзерли, – диде IX сыйныф укучысы Фәридә Фейзерахманова. – Итләре бик тәмле була, салатларын да ашыйсы килеп тора. Өйдәгедән дә тәмле. Без мәктәптә дүртенче яртыга кадәр булабыз, шуңа күрә ике тапкыр кайнар ризык ашыйбыз.

Мәктәпнең бакчада үс­те­релгәннәрне кыш буе сыйфатлы саклар өчен тирән базы бар. Анда яшелчә һәм 25 сутыйлы кишәрлектән җыйнап алынган бәрәңгене инде урнаштырып та куйганнар. Чөгендернең самавыр кадәрлеләре бар, җиләк-җимеш кайнатмалары һәм консервланган яшелчә өч рәт стеллажга тезелгән. Рәваж кайнатмасына кадәр бар икән. “Ә менә монда кәбестәләрне элеп куячакбыз, кыш буе бозылмыйча, әйбәт сакланачак”,– дип тактага кагылган кадакларны күрсәтте мәктәп директоры Равил Шәйдуллин. Кәбестәләр әле зурлыклары белән хәйран калдырып бакчада үсеп утыра. Ә лизингка җиһазланган 140 квадрат метрлы теплицада кыярның икенче уңышы өлгереп килә. Биредә әле чын җәй. Кыяр 80 укучыга ел буена җитә, сатарга да кала әле. Узган елгы уңыштан 120 мең сумлык кыяр сатканнар. Моннан тыш 100 баш каз да асраганнар әле.

Әйтергә кирәк, директор теплицаны кыш көне дә буш тотарга җыенмый. Күпсанда (төгәл санын әйтмим, барыбер ышанмассыз) тавыклар асрап, кем әйтмешли, ике куянның койрыгын берьюлы тотмакчы, ягъни йомыркалы да, теплицаны ашлау өчен органикалы да булмакчы. “Ашату өчен бөртек мәсьәләсе хәл ителгән. Цикл тәмамлангач, тавыкларны иткә озату турында да сөйләшенгән”,– ди Равил Шәйдуллин нык ышаныч белән. Тавык боты мәктәп ашханәсендә тыелган ризыклар исемлегенә кергән, йомыркасын исә кабыгын әрчемичә пешереп, өстәлгә шикләнми куярга була.
http://saby-rt.ru/tt/-/item/2580-rayonyibyiznyiң-mәktәp-ashhanәlәrendә-tәmle-ashatalarmyi?.html
Олжик . . .
Олжик . . .
56 575
Лучший ответ
Segodnya zanyatie SHkol'naya stolovaya – uvlekatel'noe tvorcheskoe zanyatie, kotoroe prinosit udovol'stvie i zritelyam, i ispolnitelyam. Nu chto za blesk bez SHkol'noj stolovoj? I chto za SHkol'naya stolovaya bez bleska? CHelovek vsegda staraetsya, chtoby put' k SHkol'noj stolovoj byl kak mozhno koroche. V konce dekabrya i nachale yanvarya SHkol'noj stolovoj vypadaet shans prilichno zarabotat'. YA vot nedavno sprosil druga: «CHego ty hochesh'?» On otvetil: «SHkol'nuyu stolovuyu». SHkol'naya stolovaya – ehto kak v neznakomom pomeshchenii dver' bez vyveski. Ponyatno, chto ehto – dver', no neponyatno, kuda ona vedyot. Dlya SHkol'noj stolovoj net ni bednyh, ni bogatyh. Bogatye predpochitayut bogatuyu SHkol'nuyu stolovuyu, a bednye – dostupnuyu. Est' vernyj sposob primanit' na kuhnyu zhenshchinu, dazhe tu, kotoraya terpet' ne mozhet gotovit'. EHto SHkol'naya stolovaya. – A gde zhe zdes' Ia? – sprosil Pyatachok. – On grustit – nravouchitel'no skazala Sova. – On grustit v drugom meste. Gde net SHkol'noj stolovoj. Provodya zimu v Indii, a potom priletaya v Rossiyu, SHkol'naya stolovaya kak by protyagivaet vozdushnyj most mezhdu dvumya stranami.
Моника Беллучи Спасибо, надо на татарском языке (

Похожие вопросы