Укытучы, мәктәп! Бу ике сүз.
Күңелемдә яши янәшә.
“Мәктәбем! ”- дип дәшкән чакта күңел,
“Укытучы”- дип йөрәк эндәшә.
Укытучы! Әлеге сүзне ишетүгә ,күбебезнең күз алдына нәни кулыбыздан тотып язарга өйрәткән беренче укытучыбыз килеп баса.
Сабый балага, тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен, туры юл күрсәтеп, дөньяны танып белергә ярдәм итүче кеше ул укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә,укытучы үзенең җанын телем- телем кисәкләргә телеп балаларга өләшә.
Укытучы хезмәте - сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр. Еш кына укытучыны сынчы белән чагыштыралар. тик кеше баласы мәрмәр дә,балчык та түгел, аннан тиз генә ни теләсәң шуны әвәләү мөмкин түгел. Укытучының бурычы-кечкенә
генә шәхестә үзенчәлекле, индивидуаль сыйфатларны күрә белү,аларга иҗади якын килеп,
киләчәктә шофер, галим, табиб һәм башка һөнәр ияләрен, ә иң мөһиме зур хәрефтән башланган кеше тәрбияләү.
Бәләкәй чакта мин укытучы булуы бик җиңелдер дип уйлый идем. Ләкин үскәч, мин шуны аңладым: һәркемдә дә укытучы булырга сәләт юк. Бик түземле, башкалар белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укытучы була ала. Укытучы хезмәте- миңа бик таныш. Чөнки, Әнием, -Гыймадиева Рузилә Рәүфәт кызы, 17 ел Тауасты Байлар урта мәктәбендә укытучы булып эшли. Ул ачык йөзле, итагатьле, сабыр, һәр балага ярдәм кулы сузарга әзер тора.
Хезмәтен җиңел дип әйтмәс идем. Һәр көн сумка тутырып китап, дәфтәр күтәреп кайтуы, аны укучы бала дәрес хәзерләгән кебек, сәгать төнге 12 ләргә кадәр укып, дәфтәр тикшереп утыруы- ачык мисал.
Нәкъ менә зур тырышлык сорый торган гөманлы хезмәт булуы белән җәлеп итә дә инде укытучы һөнәре. Чын укытучы булу өчен әнием кебек армый-талмый эшләргә,һәрдаим үз
белемеңне, эчке дөньяңны баетып торырга, иҗади шәхес булырга кирәктер, минемчә.Мәктә
бемдәге укытучыларда югарыда санап киткән- сыйфатларның барысы да бар. Шундый
әйтем бар: “кешегә үз гомерендә 3 тапкыр бәхет елмаерга тиеш: дөньяга туганда, белем алганда һәм тормыш корганда”.Бу яктан мин икеләтә бәхетле, чөнки укытучыларым –белемле генә түгел, кешелекле, сабыр һәм күркәм кешеләр. Алар үз эшләренең чын остасы. Мин барлык укытучыларны да хөрмәт итәм һәм безгә белем бирүләре өчен аларга бик рәхмәтле. Кем турында язсам да, икенчеләрен үпкәләтермен шикелле.
Иң авыры, минемчә, яраткан укытучың турында язу. Җанны тутырган ярату һәм соклану хисләрен ничек ак кәгазьгә төшерергә? Кәгазьгә күчкәндә аларның ихласлы
лыгы да, көче дә югала сыман. Ничек кенә булмасын, һәр кешенең “Менә ул чын укытучы”, – диярлек остазы бар. Ул аны еллар узган саен сагынып искә ала, гомере буена рәхмәт укый.
Сүзем беренче укытучым –Гәрәева Рәсимә апа турында. Ул безнең авылга Мөслим районы Бикмәч авылыннан килгән. Инде бик күп еллар дәвамында балаларга белем бирә:дистәләгән балаларны хәреф танырга, укырга өйрәтә.
2001 нче ел, 1 нче сентябрь, Беренче сыйныфка укырга кергән 7 бөртек балада мәктәпкә мәхәббәт уяткан мөгаллимәбез бүгенгедәй хәтеремдә. Олыны – олы, кечене – кече итәргә, ярыша – ярыша бер – беребездән уздырып, тырышып укырга өйрәтте безне Рәсимә апа. Укытучы апабызның ачуланганын, тавыш күтәреп кычкырганын бер дә хәтерләмим. Безне, өйдә үз дигәнен генә эшләп йөргән 7 тиктормасны, ничек тыңлаткандыр, белмим. Гел елмаеп кына торучы укытучыбызны үзебез дә бик ярата идек шул. Рәсимә апаның әлеге сыйфатлары миңа бик ошый. Шуңа күрә ул -минем иң яраткан укытучыларымның берсе. Ә дәресләренә килгәндә, ул бик яхшы аңлата, иң мөһиме- укучыларны аңлый. Дәрескә кереп, сорауларга җавап бирә алмасак та, сабыр гына ялгышларыбызны төзәтә,мәҗбүр итмичә генә туры юлга чыгара. Рәсимә апа кирәк чакта усал да, ягымлы да була белә иде.
Домашние задания: Другие предметы
Помогите!!! СРОЧНО НУжно написать сочинение на тему наша школа на татарском с переводом!!!
Нет. Не буду. Гуляй!
Похожие вопросы
- Помогите пожалуйста!!!Нужно написать сочинение на немецком про школу мечты!!!!
- Срочно нужно написать сочинение помогите кто чем может))
- Кто может мне помочь? Срочно нужно Напишите небольшое сочинение (15 предложений) на тему " В школе" срочна пажалста
- ПОЖАЛУЙСТА ПОМОГИТЕ МНЕ НУЖНО НАПИСАТЬ СОЧИНЕНИЕ НА ТАТАРСКОМ"ТУГАН ЖИРЕМ ТАТАРСТАН"ЛУЧШЕ БЕЗ ОШИБОК. ЗАРАНЕЕ СПАСИБО!
- Помогите пожалуйста!!! Нужно написать сочинение на татарском языке на тему: "Козге табигать"
- Срочно!!! Помогите пожалуйста!! Нужно написать сочинение "Хотелось ли бы мне иметь такого друга как Печорин"?
- мне срочно нужно написать сочинение по по картине С.Ю.Жуковского осень,веранда пожалуйста помогите сроооочно
- Помогите пожалуйста! срочно нужно написать сочинение-описание по картине Тропинина "Портрет сына"!...
- Срочно!! ! Помогите пожалуйста!! ! Нужно написать сочинение про грипп на английском языке (15 предложений)
- Помогите очень срочно нужно написать сочинение по повести В. Г. Короленко "В дурном обществе" Тема "Дружба в повести"