Домашние задания: Другие предметы

сочинение на татарском "Без әнигә булышабыз"темасына инша язу. Не много, предложений 10

Булышчы (Р. Миңнуллин)

Әниемә эш күп өйдә –

Мин шуңа да булышам.

Менә әле дә мин аңа

Чынаяклар юышам.

Булышам шул, юышам шул,

Мин бит инде булышчы.

Уф, арыдым ! һаман бетми !

Әнием, кил, булышчы !

Әниемә булышам (Л. Әмирханова)

Пөхтә итеп өйне җыям,

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

Әнием белән кибеттән

Ипи-сөт алып кайтам.

Борчулы булса әнием,

Тынычлан, дип, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

Мин әнигә булышам (Ә.Габиди)

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп:

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул –

Кирәк эшләп ашарга!
Монда иншалар: http://www.insha.ru/section/1/page/12
Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. "Әнием" дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Аздан да күңелләре булып куя бит аларның.
Әни безне (абыем белән мине) бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "кызым" диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсең.
Игорь Олейник
Игорь Олейник
60 687
Лучший ответ
Владимир Батуев рэхмэт сезгэ :)

Похожие вопросы