Бүгенге авылны саклау, яшьләрне авылда калдыру турында сөйләшүләрне еш ишетергә туры килә.Авыллар- үткән тарихыбызның бер өлеше, аларда халыкның моң-зары, кайгысы-шатлыгы, куанычы һәм сагышы .Әмма елдан-ел төрле сәбәпләр белән күп авыллар кечерәя, сүнә, бетә. Ни өчен? Авылларны ничек саклап калырга? Әлеге сорау язучыны хәзер дә борчый. Автор тарафыннан күтәрелгән проблема бүген дә актуаль. Туган авыл- һәркем өчен иң ямҗле урын, иң гүзәл почмак. Шуңа күрә кем генә үзенең туып-үскән ңирен яратмый, сагынмый икән? Бары авылда гына сихри матурлык, бары авылның гына һәр почмагы, болын-кырлары, елга-күлләре, сандугачлар җыры, чишмәләре һәрчак матур була ала, йөрәккә дәрт өсти.
Мин үзем дә авыл кызы. Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә тавышын да, талларга кунып сайраган сандугач тавышларын да ишеттем, йөодызлы күкне дә, тулган айны да күреп сокландым. Туган якның һәр сихри авазы үзенә тарта. Еракка китсәк тә, авылга кайтып шатлык-сөенечләребезне уртаклашабыз, киң күңелле авылдашларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез. Күпме җырлар җырлана авыл турвнда, күпме әсәрләр иҗат ителә.
Йөрәк парәсе булган авыл язмышы куркыныч астында. Эшсезлек- ташлап китүнең төп сәбәбе .Ләкин шулай гына микән? Авылның үз кешеләре дә гаепле бит.
Минем фикеремчә, ил буенча авылларга мөнәсәбәт икенче булырга тиеш. Авылны продукция җитештерүче тармак дип кенә түгел, ә илебезнең, милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклый, яшәү көче бирә торган чишмәсе дип карага кирәк.
Татар әдәбиятыбызда авылны, халык әхлагын, гореф-гадәтләрен яклап язылган әсәрләр байтак. Шуларның берсе- Ә.Баяновның “Сәяхәтнамә” поэмасы. Яшеллеккә күмелгән авыллар юкка чыга. Сала егете каланың бизәкле утларына, мич якмыйча елынган торагына, краннан аккан суына кызыгып, салкын чишмәсен, сандугачлы әрәмәсен ташлап китә.Авыл бетә, йолалар югала, жырлар онытыла, ана теленең кирәге калмый. Шуңа шагыйрь бар халыкларны саклап калырга чаң кага.
Авыллар язмышына битараф булмыйк. "Калган эшкә кар ява", - ди халык.
Ә Еникинең “Әйтелмәгән васыять әсәрендә Акъәбинең балалары кайсы кая таралып, заманча яшәп, зур дәрәҗәләрдә эшләп, шәһәр кешеләре булып беткәннәр. Алар буыннарны ялгап торган җепне югалтканнар, авылга да сирәк кайталар. Аналарының авылны сагынуын да, аның теләген дә, сагышын да аңламыйлар.
Чәчәк атсын авыллар, чәчәк кебек шиңмәсен, саргаймасын, кипмәсен. Кырыңда һәрвакыт яраткан кешең, су сибүче- синдә яшәүче халкын булсын.
http://www.studfiles.ru/preview/3559019/
Домашние задания: Другие предметы
помоги мне написать соченение на тему"Калган эшкэ кар ява"на татарском
Похожие вопросы
- Люди помогите мне написать соченение,на тему:"Я увидел чудо". Это не должна быть фантастика!!!!Помогите...плиззз
- пожалуйста помогите нужно написать соченение на тему "место в каторое я бы хотел вернуться" просто в голову нечего нелез
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке. Как я провел летние каникулы. Срочно надо.
- К завтрешнему дню надо написать соченение на тему "Владимир Дубровский и Маша Троекурова (учебника рядом нет)
- Люди дайте сайт где небольшие соченения. нам задали на лето задание написать соченение по любой книге помогите плиз
- Сочинение на татарском языке про осень Помогите, пожалуйста, написать сочинение на татарском на тему : Коз турында
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке.
- напишите соченение-описание своей квартиры(комнаты)
- помогите написать соченение по укр. м. на тему см. внутр.
- Срочно помогите!! Помогите написать соченение на тему "Читая комедию Грибоедова Горе от ума"....