Хыяллар!.. Хыяллар!.. Ни генә эшләтми хыял кешене?.. Кайларга гына илтеп ташламый! Алар кешене канатлы кош итеп күккә күтәрә, диңгезләр артына алып китә, төрле җирләр кичәргә мәҗбүр итә. Хыялларга бирелеп, кеше яши, иҗат итә. Хыялларның күбесе чынга ашмаслык булса да, без хыялланырга тиеш. Халык тикмәгә генә " Хыялсыз кеше – канатсыз кош” димәгән бит!
Хыяллар төрле... Кемдер әйбәт укырга һәм дәрәҗәгә ирешергә, кемдер, акчалы эшкә урнашып, төрле илләр гизәргә, ә кайберәүләр бары тик бәхетле булырга хыяллана. Нигә кирәк ул сиңа хыял диярсез сез... Җавабым әзер: хыялланып яшәү, хыялый булу – үзе бер рәхәт бит ул! Ул яшәүгә бер җиңеллек өсти. Максатка ирешергә ярдәм итә.
Минем дә, башка кешеләрнеке кебек үк, изге, үземә генә хас хыялларым бар. Алар бик күп һәм күпкырлы: дөрес һөнәр сайлап, сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешәсем; матур гаилә корып, сау-сәламәт балалар үстерәсем; хатын-кыз бәхетенә ия буласым килә. Һәм мин милләтемә, туган җиремә кирәкле шәхес дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Бу хыялларның һәрберсен чынга ашыру – минем төп максатым. Шуңа күрә дә мин бик актив, һәрчак ашыгам һәм барлык бәйгеләрдә катнашырга тырышам, күп очракта, призлы урыннар яулыйм. Театр уйнарга да, җырга-биюгә дә сәләт бирелгән. КВН да, "Сөмбелә”дә, "Татар кызы”, нәфис сүз бәйгеләре дә минем өчен бәйрәм. Өстәвенә, укуда да өлгер мин. Чөнки хыялларымны тормышка ашыру өчен, мин белемле булырга тиеш.
Әлегә минем тормышымда барысы да бар. Әти-әнием, туганнарым янымда, исән-сау, минем ашарга ризыгым, кияргә киемем, авыр чакларда ярдәмгә килерлек дусларым янәшәмдә, аллага шөкер. Мин үземне бик бәхетле дип саныйм.
Тик шулай да, янәшәңдә ятимнәр күз яше түгелгәндә, аклык-сафлык, намуслылык, хаклык җиргә тапталганда, илләр тыныч булмаганда, ничек тыныч кына яшәп булсын соң?!. Мин еш кына шулар турында уйланам да аларны да бәхетле итү турында хыялланам. Беләм: бу җиңел түгел! Тик без тырышырга, кулдан килгәннең барын да эшләргә тиеш!
Хыялланып яшик! Кеше, хыялланып яшәгәндә генә, үзенең якты теләкләренә, максатларына ирешә ала. Мин моңа чын күңелемнән ышанам.
Домашние задания: Другие предметы
Помогите составить рассказ про мечту на татарском языку желательно с переводом
Похожие вопросы
- Помогите составить рассказ о Швейцарии на немецком языке ,краткие предложения!!!!
- рассказ о лете на татарском языке Помогите составить на татарском языке рассказ про лето короткий gj;fqkecnf
- Помогите пожалуйста составить текст про школу на татарском языке!
- Помогите составить 2-3 предложения на английском языке. На тему: Дом моей мечты.
- рассказ о казани на татарском языке с переводом короткий Пожалуйста
- нужен срочно рассказ про тигра на татарском языке. пожайлуста-помогите!!!! пожайлуста-помогите!
- Помогите пожалуйста написать сочинение или рассказ про маму на татарском языке: ((,прошууу очень срочно!!!))
- Помогите срочно! Мне нужен не большой рассказ про семью на татарском языке! Срочно люди выручайте! Заранее спасибо!
- Помогите составить рассказ!!!
- мини рассказ о скворце на татарском языке