Домашние задания: Другие предметы
по зарез нужна биография виктора ивановича куделькина. помогите!
на татарский задали презентацию про куделькина. в интернете толком ничего нет, помогите!
Виктор Куделькин (Виктор Иван улы Куделькин, русча Виктор Иванович Куделькин) - сынлы сәнгать остасы, мөгаллим, Тукай бүләге иясе. 30 елдан артык Татарстан өчен махсус белемле рәссамнар әзерләүдә көч куя.
1911 елның 9 гыйнварында Сембер губернасының Алатыр шәһәре (хәзерге Чуашия) янындагы Кудьма станциясендә тимер юл эшчесе гаиләсендә туган. [1]
Н. А. Каменщиков остаханәсендә (1922-1924), Алатыр гравюра-сәнгать мәктәбендә, соңрак Чабаксар сәнгать училищесында (1935-1938), В. И. Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтында В. Н. Бакшеев [2] курсларында (1938-1940) укый.
ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1940).
Алатырда паровоз төзәтү эшханәсендә, тимер юлчыларның клубында рәссам һәм түгәрәк җитәкчесе булып эшли.
1939 елдан Казанда. 1940 елда «Локомотив» гәҗите мөхәрририятендә график булып эшли. 30 яшьлек В. Куделькин Яшь рәссамнар күргәзмәсендә катнаша, «Казан урамы» һәм «Татар кызы портреты» белән игътибарны җәлеп итә һәм аны ССРБ Рәссамнар берлегенә алалалар.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
1946-1977 елларда – Казан сәнгать училищесында сынлы сәнгать, графика, композиция укыта, директоры була.
Татарстан Рәссамнар берлегенең идарә рәисе урынбасары, яшь рәссамнар белән эшләү комиссиясен, «Авыл», «КамАЗ» юнәлешләрен җитәкли, Татарстанда күргәзмәләр оештыруга күп хезмәт куя.
Иҗат эшләре Казанда Татарстанның сынлы сәнгать музеенда, Русия музейларында һәм шәхси кулларда саклана.
Бөек Ватан сугышында 1941 елның 8 июленнән 1946 елның мартына кадәр катнаша. II Белорус фронтында яралана. Хөкүмәт элемтәсе бригадасының взвод командиры сыйфатында Берлинга барып җитә. Сугышны Нойбранденбургта тәмамлый. Фронтта эшләгән рәсемнәре бик күп.
Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
В. И. Куделькин - татар сынлы сәнгатендә портрет жанрын әйдәп баручы рәссам. Аның иң яхшы хезмәтләрендә тарихи шәхесләр һәм замандашлары - Татарстан халкы – иген үстерүчеләр, нефтьчеләр, химия тармагында эшләүчеләр, Чулман елгасы ярында автогигант коручылар, сәнгать-мәдәният эшчеләренең холкы тулысынча ачып бирелә, тормышчан, максатчан булулары, иҗади егәрлекләре күрсәтелә.[4]
Рәссамның сугыштан соңгы иҗатында гади эш кешеләренең эчке тормышын ачып бирү максаты куелган хезмәтләре зур урын ала. Дошманны җиңеп, илне торгызуда көч куючы замандашларын ачык буяулар белән, нәкъ тормыштагыча итеп, нечкәлекләрен дә югалтмыйча сурәтли.
50 елларның уртасыннан рәссамның кызыксыну өлкәсе киңәя төшә.Кайнап торучы тормыш көн саен батырларны тудыра тора, рәссам аларның көчен, максатчанлыгын ышандырырлык итеп ясап куярга ашыга.
60 еллардан башлап, рәссам ясаган портретларында фон булып кына торган эш, көнкүреш күренешләрен киңрәк кулланып, күмәк портрет жанрына өстенлек бирә башлый.
КамАЗ ны төзүчеләрне ясаганда да гасыр төзелешенең кибарәнә мәгърурлыгын бирергә омтыла.
http://www.wikiwand.com/tt/Виктор_Куделькин

Похожие вопросы
- краткая биография Белкина! Помогите пж краткая биография Белкина Ивана Петровича
- биография Виктора Павловича Кочубея
- Помогите найти биографию "Жонголович Иван Данилович"
- Нужна биография Лермонтова в краце (на листа 1-2)
- Нужна биография О. Генри на английском и на русском ...
- Краткая биография о Иване Калите????
- биография Тургенева Ивана Сергеевича самые важные даты
- Краткая биография о Иване Тургеневе
- Нужна биография А. С. Пушкин в кратце
- Помогите найти... Нужна биография на немецком всемирноизвестного немца.