Домашние задания: Другие предметы
НАПИШИТЕ ПОЖ СОЧИНЕНИЕ ПО ТАТАРСКИЙ НА ТУМУ СУЗЛЭР
Чәчәк кебек матур бит ул туган тел, Гөлләр-гөлләмәләр бизәп торган тел. Татар теле... Тугач та иң газиз кешенең ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, утларга – суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар – киссәләр дә исән калган, иң – иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган – сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Шушы телдә сөйләшә,аралаша, укый-яза Шушы телдә фикер йөртәалуыма, шушы телдә аңлаша, аралашаалуыма чын күңелдән горурланып яшим. Һәркемгә үзенең туган теле якын һәм газиз. Мин үзем катнаш гаиләдән. Әтием –татар, ә әнием –чуваш милләтеннән, ләкин безнең гаиләдә беркайчан да нинди телдә сөйләшү турында сүз булмады. Әнием матур итеп татар телендә сөйләшә һәм без кечкенәдән татар телен ишетеп, өйрәнеп үстек. Тукай бабай да бит башта әткәм, аннары әнкәм теле дигән. Мин чуаш телен дә камил беләм, ләкин татар телен туган телем дип саныйм. Күп телләрне белү - яхшы шөгыль, туган телең үги калмаса. Ләкин бүгенге көндә телебезгә саксыз, кимсетеп карау, аны санга сукмау очракларын адым саен очратып торабыз. Көндәлек тормышта телебезнең куллану даирәсе кимегәннән - кими бара, үзебезнең булган сүзләрне кысрыклап чыгару, аларны урыс телендәге сүзләр белән алыштырып куллану нәтиҗәсендә телебез ярлылана бара. Телебезгә игътибарсыз, ваемсыз караш, күңелне рәнҗетә торган фактлар аеруча соңгы елларда көчәйде. Туган телләрен белмәүчеләргә, шул телдә сөйләшергә, аралашырга теләмәүчеләргә һәрвакытта да гаҗәпләнеп карыйм. Мин спорт белән кызыксынам, район ярышларында еш катнашырга туры килә.Шунда татар егет һәм кызларының чытакланып русча гына аралашуларына гаҗәпләнеп кайтам. Ә.Атнабаев мондыйлар турында: Күкрәк сөтедәй саф ана телен Әйдәндердем мама теленә. Ни урысча, ни татарча белмәс Имгәтелгән буын тилерә, - дип язды. Ничек инде үз телеңне шул дәрәҗәдә яратмаска, хөрмәт итмәскә мөмкин?! Мин моны авыз эчендәге телне өзеп төкереп ташлауга тиңлим. Ана телен ватып-бозып сөйләп, кешелегең генә төшә бит! Корама тел, яман чир булып, яңа буыннарга күчә бит! Туган телне белмәү проблемасы, татар теленең югала баруы киң җәмәгатьчелекне күптән борчый. Соңгы елларда әнә шул хаталарны төзәтү өстендә эшли халкым. Әмма бик авырлык белән бара. Ата-бабаларыбызның дан һәм намус варислары булган яшьләрдә Туган телгә кимсенеп карауны тиз көннәрдә бетерәсе иде. Моның өчен Татарстан хөкумәте дә көч куя. Бу өлкәдә кыю адымнар ясала. Туган телнең мәсьәләләрен яктырткан язмаларга вакытлы матбугатта урын бирелә. Бүгенге көндә Татарстан һәм Европа илләре арасындагы элемтәләрнең ныгуы да куанычлы хәл. Сабан туе бәйрәмен үткәрү матур гадәткә әйләнде. Бу татарлар өчен генә түгел, башка күп халыклар өчен уртак бәйрәмгә әверелде. Гомумән, татар телен саклап калуда республикабызның, мәктәпләрнең, галимнәрнең роле зур. Әмма – минем ассызыклап шуны әйтәсем килә - ана телен өйрәтү иң элек гаиләдән башланырга тиеш. Тормышта кеше нинди генә югарылыкларга күтәрелмәсен, ул нигездә балачакта, гаиләдә алган гадәтләрне, күнекмәләрне ташламый диярлек. “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, - дип юкка гына әйтмәгән бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Ә бит телнең нечкәлекләрен белү һәм саклау өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Бөек шәхес Садри Максуди менә нәрсә дигән: “Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз” Үз йөзен югалтырга теләмәгән татар кешесе хәзерге заманда туган телен дә, урыс телен дә, кирәксә инглиз, немец, француз телләрен дә белергә тиеш.
А если тебе напишут оскорбительное сочинение, а ты не зная языка его принесёшь в школу?
Сабина Магомедова
Я ЕГО ПЕРЕВЕДУ
Менэ матур коз дэ житте. Кознен килуе белэн узгэрешлэр дэ башланды. Кошлар жылы якларга очып киттелэр. Алардан башка ничектер ямансу. Эмма яз конне алар безнен яныбызга барыбер кайтачаклар. Мин белэм. Агачлар узлэренен матур яшел кулмэклэрен сарыга hэм кызылга алыштырдылар. Аларга бик тэ килешэ. Янгырлар да хэзер икенче. Жэй конне алар жылы, котеп алган булсалар, хэзер — салкын, коеп ява торган. Басуларда да эшчелэргэ эш кубэйде. Алар кон-тон уныш жыялар. Э мин дусларым белэн, жэй буена ял итеп, хэл жыеп, мэктэпкэ барам. Безгэ анда укытучылар яна белемнэр бирэчэклэр. Мин бик котеп алдым яна уку елын.
Сабина Магомедова
НА ТЕМУ "СУЗЛЭР"
тебя зовут Зарина Гаршина. неужели ты не можешь написать сочинение на татарском языке? позор!
Сабина Магомедова
Я ТАТАРСКИЙ НЕ ЗНАЮ
Юлия Мамаева
Сейчас дети очень тупые, родители им многое позволяют.
Сабина Магомедова
Я ЧИСТАЯ РУССКАЯ
Сабина Магомедова
НУ ПОМОГИТЕ
Похожие вопросы
- Как написать маленькое сочинение по татарскому?
- Напишите пожалуйста сочинение по татарскому языку на тему Мама 10 предложений и больше. Заранее спасибо! )
- Напишите пожалуйста сочинение по татарскому языку на тему: Бүгенге кышкы көн Пожалуйста срочно!)
- напишите срочно сочинение по татарскому табигать дуслары
- Напишите пож сочинение с обращением!(толкование слова ненадо!)
- НАПИШИТЕ ПОЖАЛУЙСТА СОЧИНЕНИЕ "СУЗЛЭР" ПО ТАТАРСКИЙ
- Помогите пож-та написать сочинение по татарскому "Козге матурлык"
- Сочинение по татарскому языку Пожалуйста напишите татарское сочинение на тему "Авылым иртэсе"
- Пожалуйста помогите написать сочинение по татарскому языку ) Называется моя школа ) С переводом пожалуйста ))) !!!
- Помогите написать сочинение по татарскому! Сочинение на тему: "Жыр коче" Буду благодарен если напишите!