Домашние задания: Другие предметы

Напишите сочинение на татарском языке. Әдәби әкиятләрдә табигать һәм кеше образларына салынган фикерләр, нәтиҗәләр

Табигать һәм кеше
Бүгенге көндә табигатьнең кеше белән бәйләнеше проблемасы кискен тора, чөнки кеше җирдә җимергеч эш-гамәлләр кыла. Аларны ничек булдырмый калырга? Гомумән, кеше табигатьбелән ярашып яши аламы, кеше табигать белән бербөтенме, әллә кеше табигатьнең патшасымы? Язучы бу текстта шушы сорауларга җавап эзли.
Элек-электән үк кеше белән табигать аерылгысызбулган. Кеше үзен беркайчан да табигатҗтән өстен куймаган.
М. М дә табигать һәм кеше аерылгысыз, матур симфония итеп сурәтли. Текстта кешеләр һәм кошлар арасындагы мөнәсәбәт сурәтләнгән. Бу гаять үзенчәлекле күренеш. Кешеләрнең язмышлары, көнкүрешләре кошларныкына охшага икән бит. Ата сыерчыклар ничек итеп ояларын әзерли, ә җыештыру эшен ничек оста итеп ана сыерчык башкара. Тормышта да ирләр төп мәсьәләләрне хәл итәләр, өй җыештыру- хатын-кыз эше.
Ә менә ата саескан да, ана саескан да шәп кешеләр түгел икән. Алар гаиләләрен сакларга тырышмыйлар, шикле юлларда йөриләр. Кайбер кешеләр дә шулай бит! Димәк саесканнар белән кешеләр дә кардәшләр.
Язучы фикерләре белән мин дә килешәм. Кеше белән табигать бербөтен булганда гына, тормыш елдан-ел матерлана ала.
Халык авыз иҗатында бу аеруча киң кулланыла. “Карлыгач һәм Чыпчык” әкияте. Карлыгач эшнең рәтен белә, тарыш, армый-талмый эшли торган кешене сурәтли. Чыпчыкны кызгана, аңа булыша.
Татар әдәбиятында кеше белән табигать мөнәсәбәтләрен күрсәткән әсәрләр байтак. И. Юзеевның “Бакчачы турында баллада” сында бакчачы башта матурлык тудыра, Ә аннары ялгышлык эшли, Еланнарны үтерәм дип табигатькә төзәлмәслек яра сала.
Ә.Баянов “Сзяхәтнамә”поэмасы белән табигатҗне һәм халык әхлагын сурәтләп дөньяны сискәндереп җибәрде. Ул яңа шәһәрләр, ясалма диңгезләр төзүнең тирәлекне пычрату, киләчәк өчен нинди куркыныч булуын искәртте.
Язучы бирелгән өзектә кешеләргә гыйбрәтле вакыйганы сурәтли. Бүгенге көндә кошларның бетә баруы, кешеләрнең табигать белән араларын өзүләре мине дә борчый. Табигатькә битараф булмыйк. Табигатьне саклау – барлык кешеләрнең изге бурычы!
http://www.studfiles.ru/preview/3559019/
S.
Salamat .
50 746
Лучший ответ

Похожие вопросы