Укытучы, мәктәп!
Бу ике сүз
Күңелемдә яши янәшә
"Мәктәбем”, - дип дәшкән
чакта күңел,
"Укытучым! ” – дип йөрәк
эндәшә.
Кеше... Ул һәрвакыт төрле каршылыкларга юлыгып яши. Гомер юлында аларны җиңәргә өйрәнә, сыный-сынала. Сынау-сыналу чорында кеше, әлбәттә, тәҗрибә дә туплый, акылга да үсә, ныгый.
Көрәш кагыйдәсе буенча тормышта кемдер җиңә, ә кемдер җиңелә, кемдер онытыла, ә кемдер данга күмелә. Шулай итеп, адәм баласы бу тормышта үз юлын таба, олы бәхеткә ирешә. Ләкин ул, бәхеткә ирештем дип, үзенең дөньядагы иң зур байлыгын − кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска тиеш.
Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен. Кеше үз-үзен хөрмәт итәргә тиеш. Берәүләр малга кызыгып, икенчеләр эчкечелеккә бирелеп, кешелек сыйфатларын югалта.
Чыннан да, кешелек дөньясы яратылганнан бирле, кеше үзе генә бер дөнья булып яши алмый. Аны чолгап алган мохит, аралашу, яшәү – болар барысы да кеше дөньясының үсешенә йогынты ясый. Шуңа күрә дә икенче берәүләр белән аралаша белү, үз-үзеңә карата таләпчәнлек булдыру, гаделлек, тыйнаклык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларны тәрбияләү, ихтирамлы һәм игътибарлы булу − болар барысы да Кеше дигән сүзне зур хәреф белән язарга мөмкинлек бирә.
Тормыш никадәр катлаулы булса да, кеше үз язмышына үзе, бары тик үзе генә хуҗа була ала. Яшәеше, эш-гамәле белән үзенең исемен акларга, гомер елларын барлаганда, тирән горурлык хисе тоярга тиеш ул. Әлеге юллар нәкъ менә безнең укытучыбыз турында.
Ана исеме белән тиңләшердәй, синең өчен көенеп ут йотучы, синең өчен сөенүче, тормышта бар нәрсәне җиңеп алга барырга өйрәтүче, гомумән, кешелеккә лаеклы буын үстерү өчен, үзен аямыйча, эш һәм ял сәгатен санамыйча эшләүче кеше – ул мөгаллим!
Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбыз башында укытучы торганын һәркем аңлый. Әйе, нәкъ менә алар кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керә, хәреф танырга, язарга өйрәтә, белгәннәрен хәтергә сеңдерергә тырыша, тәрбияле булырга өнди.
Менә шундый олуг мөгаллимнәрнең берсе – Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Риф абый Нуриәхмәтов.
1945 нче елның 16 июнендә Иске Имән авылында туган ул. 1953 – 1960 елларда Карашай – Саклау җидеелык мәктәбендә белем ала. Укытучы гаиләсендә туып – үскән егет үзенең гомерен белем бирү белән бәйләргә уйлый. Кулына аттестат алган егеткә 1960 елда Минзәлә педагогия училищесы ишекләре ачыла. 1964 елда дипломлы белгеч Азалак урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы буларак хезмәт юлын башлый. 1965 елдан 1967 елга кадәр Совет Армиясендә хезмәт иткәч, 1967 елда Сарман урта мәктәбенә география укытучысы итеп билгеләнә. Белемгә булган омтылышыаны Казан якларына китерә: 1969 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының география факультетына укырга керә. Риф абый аны 1974 елда уңышлы гына тәмамлый.
Югары белемле егет 1974 – 1986 елларда район мәгариф бүлегенең методика кабинеты мөдире булып эшли.
Язмыш җилләре яраткан укытучымны Илексаз авылына китерә: 1986 елда урта мәктәп төзү эшләрен башлап йөри. Мәктәп төзелеп бетүгә, аны директор итеп билгелиләр. Менә шушы көннән башлап заман белән бергә атлаучы Риф абый Нуриәхмәтов 24 ел инде җитәкче вазифасын башкара.
http://urmai-urmaevo.ucoz.ru/news/konkurs_insha_g_lshat_n_biullina_sarman_rajony_ileksaz_avyly/
Домашние задания: Другие предметы
Напишите сочинения на татарском языке на тему ''Кеше булу кыен тугел, кешелекле булу кыен''.
А зачем мне это?
Алексей С.
Фигли пишешь тогда
Похожие вопросы
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке. Как я провел летние каникулы. Срочно надо.
- Напишите сочинение на татарском языке. Әдәби әкиятләрдә табигать һәм кеше образларына салынган фикерләр, нәтиҗәләр
- помогите написать сочинение на татарском про пословицу "батур кеше бер уләр, куркак кеше көн уләр
- напишите сочинение на татарском языке о том как я провел лето не с сайта!!! и с переводом
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке.
- Помогите написать сочинение на татарском языке на тему почему я горжусь Республикой Татарстан?
- Помогите написать сочинение на ТАТАРСКОМ языке.
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке.
- Помогите написать сочинение на татарском языке на тему весна с переводом
- Помогите написать сочинение на татарском языке. Тема: Жину алып килгэн язлар. (Весна, принесщая победу)