Домашние задания: Другие предметы

напишите сочинение на тему моя любимая книга на татарском

Мин сезгә үземнең яраткан әсәрем
турында язарга телим
Мин сезгә Н. Гыйматдинованың «Сихерче» се турын­
да язарга телим. Соңгы елда укыган китапларым ара­
сында күңелгә аннан да ошаганрагын тапмадым.
Әсәрне укыгач, күңелемнән аңа анализ ясадым. Баш­
та геройларны төркемләп чыктым һәм алар арасында
тискәреләренең өстенлек итүенә таң калдым! Мин үзәк
образ Сәвиләне әдибәнең үз әсәрләрендәге һәм башка
әдәби үрнәкләрдәге геройлар белән чагыштырып кара­
дым, башка язучылар тудырган геройлар арасыннан
әлеге кызга охшаганнарны эзләдем.
Холык сыйфатлары, яшәү рәвеше белән Н. Гыймат-
динова геройлары Ф. Бәйрәмова образларына якын тора
дигән фикергә килдем. Сәвиләнең — «Болын» повестен­
дагы Алсу, Тәминдарның Алмаз белән уртак якларын
күрдем мин.
Алсу белән Сәвилә хакында гына әйтеп узыйк. Алар-
ның икесендә дә берничә төп сыйфат бар. Болар: гади
кешечә яшәүдән тәм тапмау, кануннарга буйсына ал­
мау, табигатькә якынлык, шәхси бәхеткә ирешү телә­
генең көчлелеге, кешеләр белән мөнәсәбәтләрне җай-
лый белмәү. Табынган кешеләрендә алдану
һәм башкалар. Шул ук вакытта Алсу камил­
леге, рухи матурлыгы белән ныграк соклан­
дыра. Аның уйлары, күңеле бик якты. Әсәр
ахырында ул караңгылыктан чыгу юлын таба: авылга
балалар укытырга кайтып китә. Иң кадерле кешелә­
рен соңлап булса да аңлый. Сәвиләдә исә Тәминдарсыз
калудан үкенү хисе күзәтелми.
Сюжет, образлар эшләнеше нинди генә булмасын,
Н. Гыйматдинова уздырган фикерләр, безнең карашы­
бызча, нигездә, бик актуаль яңгырашлы һәм уңай. Бо-
ларга түбәндәгеләрне кертергә мөмкин:
— кеше — табигать баласы, аның эчендә, аңа хезмәт
итеп, үзенә дә зыян салмыйча яшәргә тиеш;
— мәхәббәт — бөек хис, ул тормыш ваклыклары белән
түбәнгә төшерелмәсен;
— кеше җаны — карурман, аңа узу кайвакыт мөмкин
дә түгел;
— авыл, колхоз белән белемле, кешелекле, табигатькә
якын торган кешеләр җитәкчелек итәргә тиеш;
— эчкечелек — кеше шәхесен таркатучы сәбәпләрнең
берсе;
— гаилә, мәхәббәткә нигезләнсә генә, нык була;
— кеше иреге — бар нәрсәләрдән дә өстенрәк һәм
табигатьтән бирелгән хис.
Әсәрдә уздырылган фикерләр болар белән генә чиклән­
ми, әлбәттә. Шулар арасыннан Әдибәнең халыкның та­
бигать ярдәмендә дәвалануны белмәве һәм совет меди­
цинасы чирле кешегә ярдәмсез кебегрәк фикерләре
белән килешеп бетмәдем.
Алина Руснакова
Алина Руснакова
95 771
Лучший ответ
А на бушменском наречии не надо?)))