Домашние задания: Другие предметы

Биография пр Габдуллы Тукая на татарском (кроме википедии) кратко 4 класс

Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра.

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.

Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Соңрак аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар.

Файл: Tuqay motighi.jpg
Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.
Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.
1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт» та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. 1910 елның 15 апрелендә Шәрык клубында халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра.
1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр.

1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый...
http://tt.adabiyat.wikia.com/wiki/Габдулла_Тукай
https://tt.wikipedia.org/wiki/Габдулла_Тукай_биографиясе
Олег Богданов
Олег Богданов
52 954
Лучший ответ