"Сәламәтлек – иң зур байлык”
Борын-борын заманнарда ук кешеләр көндәлек очрашканда бер-берсенә сәламәтлек теләгәннәр. Халык мәкальләрендә дә : "Сәламәтлек – иң зур байлык”, "Сәламәтлекне сатып алып булмый”, "Тазалык – саулык нигезе, саулык – байлык нигезе”, дип әйтелә. Әйе, сәламәтлек һәр кешегә дә бәхетле гомер итү һәм уңышлы эшчәнлек өчен кирәк. Сәламәтлекне үлчәргә мөмкинме?
Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгәнчә, сәламәтлек – ул авырмау гына түгел, ә тулы физик, рухи һәм социаль муллык халәте дә.
Чынлап та, сәламәтлек, нигездә, кешенең аңына, психологиясенә, тормыш фәлсәфәсенә бәйле. Бу – Россия һәм чит илләр галимнәре тикшеренүләре белән дә раслана. Алар сәламәтлеккә яшәү рәвеше (50-55%), әйләнә-тирәнең торышы (20-25%), нәселдәнлек (20%), сәламәтлек саклау эше (10%) йогынты ясый, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Димәк, кешенең сәламәтлеге, нигездә, аның үзенә бәйле. Борынгы греклар, мәсәлән, аз авырганнар һәм озак яшәгәннәр. Моның сере дә бик гади: алар үсемлек ризыкларын ашаган, итне аз кулланган, тәмәке тартмаган, шәрабне 30 яшьтән соң гына авызына алган. Ләкин иң мөһиме – кешеләр балачактан башлап өлкән яшькә җиткәнче чыныкканнар һәм һәрвакыт хәрәкәттә булганнар.
Озак һәм шул ук вакытта сәламәт тормышта ничек яшәргә? Әйтик, Кавказда 120 яшьтән өлкәнрәк кешеләр бар. Галимнәр раслаганча, Абхазиядә башка төбәкләргә караганда акрынрак картаялар. Моны ничек аңлатырга соң? Абхазлылар – бик тыныч, тормышны фәлсәфи кабул итүче халык. Тагын шунысы әһәмияткә ия: Кавказда өлкән кешеләргә зур хөрмәт күрсәтәләр. Авыр чакларда алар белән киңәш-табыш итәләр. Әлбәттә, башкаларга үзенең кирәклеген тойган өлкән кеше яшәү дәрте белән яна.
Барыбызны да уйланырга мәҗбүр итә торган тагын бер факт: Россиядә гомер озынлыгы Европа илләре арасында иң кыскасы. Статистика буенча ирләр хатын-кызларга караганда 14 елга азрак яши. Дөньяның бер генә илендә дә мондый хәл күзәтелми.
Әйдәгез, иң элек шуны ачыклыйк: без озак һәм бәхетле тормышта яшәргә телибезме яки инде 40-50 яшьләрдә үк: "Миңа нигә мондый тормыш? Төрле авырулар интектереп бетерде инде”, --дип әйтәбезме. Хәзерге чор кешенең сәламәтлегенә һәм физик формасына таләпләрне нык арттырды. Бүген без бер нәрсәне ачык аңлыйбыз: сәламәтлек, физик форма – ул кешенең матур һәм бәхетле тормышының төп нигезе.
Кеше хәрәкәттән, хезмәттән башка хәлсезләнә. Көндәлек спорт күнегүләре организмның картаюын акрынайта һәм гомерне уртача 6-9 елга озынайта. Физик күнегүләр – чын мәгънәсендә яшьлек эликсиры. Әмма, галимнәр раславынча, физик күнегүләр даим – атнаның алты көнендә 1 әр сәгать үтәлгәндә генә тулы файда китерә.
Бүгенге чор галимнәре раслаганча, физик нагрузка актив дөрес режим белән туры килергә тиеш. Акыллы, белемле кешеләр озаграк яши, азрак авырый.
Галимнәр сәламәтлек һәм гомер озынлыгының наркотиклар, алкоголь, никотин куллануга бәйле булуын күптән дәлилләде инде.
20 гасырда, тәмәке тартуның зыянына карамастан, сигарет җитештерү артуга таба бара. Сигаретны төп җитештерүчеләр – АКШ һәм Бөекбритания башка илләргә үз продукцияләрен чыгаруны арттыра. Шул ук вакытта алга киткән илләрдә тәмәкене көннән-көн азрак, ә артта калган илләрдә һаман күбрәк тарталар. Россиядә дә моның соңгысы күзәтелә.
Күп кенә яшүсмерләр өлкәннәрнең, күпчелек очракта ата-аналарның йогышлы үрнәкләре тәэсирендә тарта башлый. Ата-аналар балаларын бу зарарлы гадәттән ничек кенә биздерергә теләсәләр дә, үрнәк күрсәтү үгетләү-әрләүләрдән көчлерәк булып чыга. Тәмәкене кулына алган һәр кеше шуны онытмасын: бер кап сигаретта кешене үлемгә илтә торган никотин дозасы бар.
http://zam-far.ucoz.ru/publ/http_zam_far_ucoz_ru_publ/s_lam_tlek_zur_bajlyk/1-1-0-18
Домашние задания: Другие предметы
помогитее пожалуйстаа нэрсэ ул байлык? на татарском сочинение 12 предложений
Похожие вопросы
- написать сочинение 12 предложений на тему food and health
- Сочинение на татарском пожалуста помогите сочинение на татарском 9-10 предложений кинга мой друг помогите прошу
- надо написать сочинение на татарском я зыке тема "рус теле дэрэсе" 10-12 предложений
- Нэрсэ ул хезмэт?
- Надо составить 5 предложений про осень на татарском языке 5 предложений про осень на татарском языке
- помогите написать сочинение как вы относитесь к смешанным браков желательно на татарском Сочинение
- Напишите пожалуйста сочинение на татарском Сочинение на тему "Моя любимая книга"
- Напишите плиз сочинение на английском языке про любого поэта не менее 12 предложений!!!
- Срочно нужно сочинение на тему "дом моей мечты"На английском языке 10-12 предложений
- сочинение как бы про осень для 8 кл(10-12 предложений)