Домашние задания: Другие предметы
По могите написать Письмо по татарскому языку по Рассказу Тапшырылмаган Хатлар Пожалуйста
Надо Написать Письмо Тип Ты Искандер и пишешь Галиягэ

Гадел Кутуй
Тулы исемеГаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев
Һөнәрешагыйрь, тәнкыйтьче, публицист, язучы
Искәндәр!
Дусларча язылган җылы хатың өчен рәхмәт. Мин аны кат-кат укып чыктым. Бу сагыну хатыңны укыган чакта, минем күз алдымда аерылышкан көннәрдәге тар холыклы, бозык күңелле Ис-коидәр түгел, бәлки моннан 8 ел элек: «Сезнең чәчегез нинди йомшак, нәфис», — дип килеп танышкан Искәндәр иде.
Нинди матур истәлек! Әйе, минем беренче мәхәббәтем дә, кешеләр белән аралаша башлаудан туган беренче шатлыгым да, сиңа, синең белән танышу вакытына барып бәйләнә. Миндә яңа хисләр тудырган, күңел күзләремә матурлык буяулары биргән бу кадерле минутларны мин бик еш искә төшерәм. Тормышның тис-коре, усал, шакшы яклары белән көрәшкәндә туңсам, арысам әгәр шул рәхәт минутларны хәтерләп җылынам һәм көч җыям.
Исеңдәме беренче танышуыбыз?
Мин, матурлыкның нәрсә икәнен бары хыялда гына күреп, әкиятләрдән генә ишетеп килгән ятимә бер кыз, кинәт өнемдә чын матурлык диңгезенә чумдым, шатлык дулкыннарында йөзә башладым. Чынлап та, корып, саргаеп беткән яз чәчәген иң тәмле хуш исләр чыгарып торган чәчәккә әйләндерү — охшашы булмаган матурлык бит. Үземне, гомумән, кешеләрне чәчәккә тиңләштерү дөрес үк булмаса да, ләкин минем хәл ул чагында шуңа бик якын иде.
Мин элекке Кузнецк өязендә, караңгы мишәр авылында — Ялгашта тудым. Минем атамның гомер-гомергә күргәне бары биш-алты авыл булган. Ә мин — аның кызы — Москвада тордым, Ленинградта булдым, Харьков, Ташкент, Бакуны күрдем... Мин диңгездә йөздем, Кавказ тауларына мендем. Минем атам үз телен дә кирәгенчә белмәгән. Ә мин — аның кызы — татарча гына түгел, рус, немец телләрендә дә сөйләшәм. Минем атам бөтен гомерен көтүчелектә, газап-михнәт эчендә уздырган, үлгәндә дә сарыклар арасында үлгән. Ул бик еш сырхаулаган, ләкин бер генә тапкыр да докторны күрмәгән. Ә мин — Чулак Фәхри кызы — хәзер үзем доктор.
Зур тормышны чын-чынлап белү һәм шуны белгәннән соң киң сулыш алып эшләү шатлыгын, яшисе килү матурлыгын аңлату кыен. Миңа әле күптән түгел бер яңа роман укырга туры килде. Бу китап миңа әйтеп бетергесез сөенеч, ләззәт бирде. Чөнки хәзер доктор булган татар кызының нәселе дә, тормыш төбеннән югарыга, язучылык дәрәҗәсенә күтәрелгән язучының нәселе кебек үк, иске заман бизгәгендә, җәфа чигү утында яшәгән нәсел.
Әйе, беренче танышуыбыз! Тәртипсез язуым өчен гафу ит, иркәм. Минем өчен тормыш хәзер шундый бай, шундый күңелле, бер әйбер турында яза башладым исә, берсе-берсеннән матур булган тойгылар, фикерләр кәгазьгә агылырга гына торалар. Менә хәзер дә үзем сиңа хат язам, үзем радио аркылы Шубертның «Язылып бетмәгән симфония» сен тыңлыйм. Бу симфониядә нинди генә авазлар юк! Акрын, бик акрын башланган музыкаль тавышлар йомшак, ягымлы күченүләр белән зур зилзиләләргә җитә... тына... тагын күтәрелә. Йөрәк тә музыкага кушылып тибә башлый. Гафу ит, Искәндәр. Шубертны тыңлап бетермичә, хатымны дәвам итә алмыйм. Янымда утырган җиде яшьлек Кадриям дә:
— Әнкәем, шундый матур музыка... ә син тыңламыйсың, — дип тора. Улым Рафаэль йоклый. Нинди тыныч йоклый ул! Рафаэль дә, синең кебек үк, учларын яңак астына куеп йоклый. Әнә ул төшендә нәрсәгәдер матур итеп елмайды. Ә без аналы-кызлы, Кадрия белән икәү, Шубертны тыңлыйбыз. Хәер, Кадрия нәрсә уйлый торгандыр — белмим. Ул бик акыллы булды. Күпне белә башлады. Шулай да бала күңелен аңламассың: йә «Әткәем ник озак кайтмый?», йә «Әнкәем иртәгә нәрсә китерер икән?» — дип уйлана торгандыр. Без Шубертны эндәшмичә тыңлыйбыз. Бу музыкада сагыну моңы да, ярату-яратмау тавышы да, җил-давыл да — бар да бар. Рәхәтләнеп тыңлыйм әле. Үзәк калалардан бик ерак урнашкан Әдрәс авылында Шуберт симфониясе аеруча матур яңгырый
https://tt.wikibooks.org/wiki/

Похожие вопросы
- Помогите пожалуйста написать реферат по татарскому языку на тему: композиторов, поэтов и т, д нужно минимум 3-4 страницы!
- Помогите написать письмо по английскому языку!!! Пожалуйста!!! Очень нужно!!!
- Пожалуйста помогите написать сочинение по татарскому языку ) Называется моя школа ) С переводом пожалуйста ))) !!!
- Помогите написать письмо по английскому языку 8 класс. Срочно надо!
- Помогите написать сочинение по татарскому языку про будущую профессию.
- Помогите пожалуйста написать сочинение по татарскому языку на тему"Безнен сыйныф"("Наш класс")?!!!
- Помогите Пожалуйста! Напишите сочинение по татарскому языку на тему: энием сина эйтер сузем бар. Сочинение
- пожалуйста помогите, мне нужно написать сочинение по татарскому языку на тему "Минем Бабам", помогите, мне на завтра надо
- Помогите пожалуйста написать сочинение по татарскому языку на тему Весна?
- Помогите написать сочинение по татарскому языку!