Инша.
Алтын көз.
Быел туган ягыма көз бик иртә килде. Инде августта ук ул үзенең җилләре-яңгырлары, салкыннары белән зур-зур адымнар атлап, көз килеп тә җитте.
Мин авылымдагы көз турында язасым килә. Шәһәрдә дә алтын көз матур. Ләкин авылдагысы, тагын да матуррак.
Һәр ялдагыча-без авылда. Яктырып кояш елмайды да, “Әбиләр чуагы” икәнен белдереп, битне пәрәвез җепләре иркәләде. Бакча эшләрен тиз генә төгәлләп, урманга юл тотам. Зәңгәр күктә зур ак пароходлар кебек болытлар, узыша-узыша каядыр чабалар. Әкрен генә тирән тынлыкны тыңлап, урман түренә үтәм. Җиргә түшәлгән йомшак алтын яфраклар, әйтерсең, төрек келәмнәрен хәтерләтә. Ә агачлар!? Берсен-берсе уздыра-уздыра җәйге киемнәрен көзгегә алмаштырганнар. Һәрберсе күз явын алырлык. Урталыктагы миләш агачының кып-кызыл җимешләре, ялкындай яфракларына соклану мөмкин түгел. Зифа каеннар, нәзек усаклар купшы алтынсу шәл ябынып, баһадир имән агачын кунакка көтәләрдер кебек.
Ара-тирә чыпчык, карга тавышлары тирән тынлыкка җан өргәндәй була. Төз нарат агачлары гына, башларын югары күтәреп, яшеллеккә күмелеп басып торалар кебек. ”-Безгә көз куркыныч түгел”- ди алар.
Чү! Кинәт көн дә бозыла бугай. Җил битне чеметеп-чеметеп алды. Шул арада куркыныч болытлар да хасил булды. Мин тизрәк өйгә ашыктым. Кайтып җиттем дигәндә генә, болытлар каядыр юкка чыктылар. Тирән итеп һава сулыйм. Көз һавасы-нинди дымлы да, салкын да син! Көз- бик матур ел фасылы. Ләкин аның матурлыгын күрә белергә генә кирәк.
Школы
Нужно сочинение золотая осень на татарском. напишите пожалуйста. напишите пожалуйста
Найди на русском языке, а потом в онлайн переводчике переведи на татарский язык
Похожие вопросы
- напишите сочинение на тему золотая осень. 4 класс напишите сочинение пожалуйста
- драсть помогите написать сочинение золотая осень! школолошко!)
- сочинение "золотая осень"
- СРОЧНО НУЖНО СОЧИНЕНИЕ-РАССУЖДЕНИЕ С АРГУМЕНТОМ ИЗ ПРОИЗВЕДЕНИЯ Темы внутри. ПОЖАЛУЙСТА ПОМОГИТЕ, НА ЗАВТРА НАДО УЖЕ.
- сочинение на тему в свободное время я... напишите пожалуйста сочинение на тему в свободное время я...
- Срочно нужно сочинение на тему Мой Лермонтов, помогите пожалуйста. Нужно в школу очень.
- пословицы,поговорки,загадки о осени .кто знает,напишите,пожалуйста.спасибо.
- сочинение по картине вот-те батькин обед. напишите пожалуйста или киньте ссылку
- Срочно нужно сочинение на тему хлеб всему голова пожалуйста помогите
- срочно нужно сочинение по теме "хочу"и "надо"...люди помогите пожалуйста!