Изложения в Яндексе не возможно найти! Всё-таки предлагаю один тект:
Бигрәк тәмле бәрәңге
Авылда бәрәңге күп ашала, төп ризык дип әйтсәң дә була. Ә менә шәһәр җирендә соңгы елларда, бәрәңге ашамый башладым, буш ризык бит ул, тазарта, бернинди файдасы юк, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ләкин бу алай түгел, бәрәңге дә файдалы, ләкин аны дөрес итеп пешерә белергә кирәк. Тик шуны онытмагыз: көн саен кызган бәрәңге ашау, бигрәк тә кичке якта, гәүдә авырлыгын арттырачак.
*Ашказаны авыртканда бәрәңг е крахмалы файдалы, ул әлеге әгъза стенасын тынычландыра, авыртуны тиз баса. Ашказаны өчен бәрәңге пешкән су да бик сихәтле. Ашказаны җәрәхәте, уникеилле эчәк авырулары вакытында бәрәңгене тозсыз пешерәләр, суын керамик савытка сөзәләр. Шуны көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр.
*Бәрәңгедә калий бик күп, ул – йөрәк авыруы сәбәпле килеп чыккан шешенүдән әйбәт дәва. Артерия кан басымы югары булганнарга, йөрәге җиткелекле эшләмәгәннәргә көн саен уртача зурлыктагы 2-3 пешкән бәрәңге ашарга киңәш ителә, ләкин тоз кулланмагыз. Кабыклы бәрәңге йөрәкне калийга баета, организмнан артык сыеклыкны чыгарырга ярдәм итә.
*Бәрәңгедә С витамины күп. Бәрәңгене ярып пешерергә җыенасыз икән, башта суны кайнатып чыгарыгыз, аннан соң гына салыгыз. Салкын суга салып пешергәндә бәрәңгедәге С витамины 50 процентка кими. Кайнар суда 20 проценты гына югала. Савытка суны күп агызмагыз, бәрәңге күмелерлек кенә булсын. Пешкән бәрәңгене шунда ук ашагыз, суынгач тәме, файдасы да юк.
*Иң файдалы бәрәңге – кабыгы белән мичтә пешкәне, аны икенче төрле чикмәнле бәрәңге дип тә атыйлар. Атнага 1-2 мәртәбә булса да, чикмәнле бәрәңге ашауны гадәткә кертегез.
*Йомшарып, бөрешеп беткән, үргән, эче каралган яки кабыгы күгәрә башлаган бәрәңгене ашарга ярамый. Кояшта торганлыктан, яшелләнә башлаган бәрәңгене дә кызганмыйча ташлагыз. Анда бавыр өчен бик зыянлы булган соланин матдәсе туплана.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 114, 08.08.2014/)
Школы
Срочно! Напишите изложение на татарском языке на тему "бигрэк тэмле бэрэнге"
Похожие вопросы
- Ребята, помогите пож написать сочинение на татарском языке, на тему : мой любимый писатель срочно !!! ))
- Люди, помогите срочно!!! Текст изложения по белорусскому языку "Пазначаны знакам гения"...я в 10-м классе...
- ПОМОГИТЕ ПОЖАЛУЙСТА!!! Срочно нужно сочинение на татарском языке на тему"мы- дети природы"!!!
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему " Анага бала кадерле, балага ана кадерле"
- Напишите сочинение на татарском языке. На тему "мине уйлап тырган эсэр"
- Напишите сочинение на татарском языке на тему: "Китап – дустың, киңәшчең синең" "Китап – дустың, киңәшчең синең"
- Помогите написать сочинение на татарском языке. без- 41 ел балалары
- напишите сочинение на татарском языке Алтын көз пожалуйста
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему" Муса Джалил патриот шагыйрь". Зарание спасибо
- Помогите написать сочинение?))) сочинения на татарском языке про любимую профессию