Инша
Минем киләчәккә билетым
Һәр кеше үз томышына үзе хуҗа. Мәктәптә уку елларыннан ук киләчәктә нинди һөнәр иясе булу турында уйланабыз. безнең алда кызыктыргыч мөмкиндекләр ачыла: табиб булыргамы, инженер әллә дизайнер булыргамы? Ничек дөрес һөнәр сайларга, ничек үз ышанычыбызны акларга? Бу безнең өчен зур тырышлык таләб итә: барысын да бөтен яктан уйлап эш йөртергә кирәк. Ләкин без бу авырлыклар алдында куркып калмаска тиеш, кыюсыз гына булса да алга барырга, алга!
Халык әйткәнчә: “Башланган эш – беткән эш! ” без иң аздан башладык. Сыйныф сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре теге яки бу профессиянең мөмкинлекләре турында сөйләделәр. әтиләр, әниләр, теге яки бу өлкәдә зур уңышларга ирешкән кунаклар килделәр. Андый, энергияләре ташып торган шәхесләрне күргәч, аларга охшыйсы килә башлый. Барысы да унышка ирешү юлындагы авырдыклар турында, аларны җиңәр өчен үҗәтлек һәм бик күп көч кирәк булуы турында сөйләделәр. Ләкин аларның берсе дә тиз генә, күп көч, тырышлык куймыйча гына уңышка ирешү серен ачмады. Ә бит күпләр менә шулай, тиз генә, биклектә булырга һәм дәрәҗәгә ирешергә талпына. Килдең, күрдең, җиңдең! Бу – малайлар һәм кызларның балалык хыяллары. Моны һәммәбезгә аңлау кирәк. Миңа үз өстеңдә эшләү кирәклекне әти-әни гел искә төшереп тора. Мин акыллы, эрудицияле, үз максатыма ирешүчән булырга, һәр көн туган ялкаулыкны җиңә белергә өйрәнергә тиеш.
Кайберәүләр: әле сиңа һөнәр сайларга иртәрәк, ди. Ләкин, әти-әни бугеннән сайларга, үз-үзеңне шуңа әзерләргә кирәк, ди.
Мин киләчәктә кем булырга икәнлекне күз алдына китерәм. Миңа бу һөнәр туры киләме икәнлекне аңларга кала. Мин һөнәр сайлау турында туганнар белән дә киңәшәм. Алар миңа үз киңәшләрен бирәләр.
Ләкин минем өчен иң мөһим адымны аларның берсе дә эшләмәячәк.
Мин инсе сигезенче сыйныфта. Киләчәккә багаж әзерләргә, белем тупларга тиеш, инде киләчәккә билет алырга заказ бирелгән. Вакыт җитү белән, мин киләчәккә билет алачакмын! Үз тырышлыгым белән! Мин киләчәккә сәяхәтем озак, бәхетле, яңа хисләргә бай булачагына ышанам.
https://infourok.ru/insha-minem-kilchkk-biletim-723086.html
Школы
сочинение на татарском языке на тему :"Һәр эшнең үз җае була"
Похожие вопросы
- Помогите написать сочинение?))) сочинения на татарском языке про любимую профессию
- Напишите пожалуйста сочинение на татарском языке! Тема сочинения "Кошлар тэрэзэ кага"
- сочинение на татарском языке "Моя бабушка". ПОМОГИТЕ ПЛИЗЗ!!!
- ПОМОГИТЕ ПОЖАЛУЙСТА!!! Срочно нужно сочинение на татарском языке на тему"мы- дети природы"!!!
- Пожалуйста напишите мне сочинение на татарском языке на тему "мы-дети природы"
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему " Анага бала кадерле, балага ана кадерле"
- небольшое сочинение на татарском языке на тему "Мэктэп тормышында кынгыраулар чыны" Срочно! Заранее спасибо!
- Напишите сочинение на татарском языке. На тему "мине уйлап тырган эсэр"
- Напишите сочинение на татарском языке на тему: "Китап – дустың, киңәшчең синең" "Китап – дустың, киңәшчең синең"
- Напишите пожалуйста небольшое сочинение на татарском языке на тему : ,, Без табигатьне саклыйбыз"