Инша “Табигать һәм кеше”
Бер җирдә юк андый ак каеннар,
Бер җирдә юк андый имәннәр,
Бер җирдә юк камыш сабаклары
Андагыдай шаулый торганнар.
Һ.Такташ.
Мин еш кына, аеруча җәйге каникулларда, авылга – дәү әтиләремә кайтам. Минемчә, безнең авылдай матур табигатьле авыл бер җирдә дә юктыр.
Безнең авыл яныннан гына зур катнаш урман башлана. Ул урман кая хәтле генә сузыла торгандыр, мин анысын белмим, ахырына хатле барып чыкканым юк.
Мин еш булам анда. Дәү әтием безне, бала-чагаларны, атка утырта да урманга алып бара. Мәһабәт төз наратлар, зәңгәр күлле урманнар да бар анда.
Табигатьнең мондый гүзәллеге тагын кайда шулкадәр сокландыргыч-монысы
миңа ачык түгел. Хәер, бардыр, күптер әле гүзәл почмаклар. Чөнки безнең республикабызда урманнар барлык территориянең 16,4 процентын тәшкил итә. Бу сан-кечкенә сан түгел.
Урман... Урман һәр ел фасылында үзенчә матур, үзенчә сөйкемле, үзенчә
сихри, үзенчә серле. Ә җәйге урман миңа аеруча кадерле; килгән саен яңа ягы белән ачыла ул. Мин шуны аңлап алдым: урман үзенә килгән безнең шикелле кунакларның тын йөрүен, сак булуын ярата. Урман ул-үз халкы белән генә чын урман. Ә урман халкы сак та, шүрләүчән дә. Шулай булгач, сине бөтен яктан күзәтеп торалар, үзеңне “кунак булсаң-тыйнак бул”ырга өндиләр.
Хәзерге вакытта табигате нык пычратылган төбәкләрнең саны арта бара. БДБ илләренең 103 шәһәре экологик яктан зарарлы зоналар исәбенә кертелүе
турында яза газеталар. Күп кенә елга- күлләр, урманнар кешеләрнең битарафлыклары, предприятие җитәкчеләренең хуҗасызлыгы аркасында зыян күрә. Безнең авыл янындагы урман полосасын самолеттан ашлама сибептерү нәтиҗәсендә корыттылар, зарарлы бөҗәкләрне, чүп үләннәре бетерәләр, янәсе. Экологик хәл көннән-көн кискенләшә. Шулар турында уйлыйсың да күңелгә шигьри юллар искә төшә:
Гүзәл җирем минем,
Зәңгәр күзле җирем.
Күзләремә карыйсың моң белән.
Суларыңның тәмен,
Чәчәкләрнең ямен
саклар кеше мәңге- мәңгегә!
http://nsportal.ru/ap/library/literaturnoe-tvorchestvo/2015/01/14/insha-tabigat-hm-keshe
ht*tp://ww*w.teacher-rt.ru/index.php/biblioteka/tatar-tele/1149-tabigat_beznen_jortybyz_insha
убери*
Школы
Пожалуйста напишите мне сочинение на тему " Табигать образларында кеше характерынын сыйфатлары " ПО татарский ПЖ
Похожие вопросы
- Пожалуйста напишите мне сочинение на тему " Табигать образларында кеше характерынын сыйфатлары " ПО татарский ПЖ
- Помогите пожалуйста написать мини сочинение.. Нужно написать мини сочинение на тему "Как стать воспитанным человеком?"
- помогите пожалуйста написать мини сочинение(10-20предложений) на тему мое отношение к природе спасибо заранее!
- срочно, помогите пожалуйста написать небольшое сочинение на тему "спешите делать добрые дела"
- Пожалуйста напишите мне сочинение на татарском языке на тему "мы-дети природы"
- Помогите написать мини сочинение на тему мне нравится зима на башкирском языке, пожалуйста
- Помогите пожалуйста написать сочинение "путешествие в средневековый горо"
- Помогите пожалуйста написать сочинение "Соблюдая законы дорог"
- помогите пожалуйста! написать сочинение на тему "Маша Миронова нравственный идеал Пушкина" (по роману капитанская дочка)
- Помогите пожалуйста написать сочинениеии или найти сочинение