Кышын, салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Урманнарда балан һәм миләш җимешләре бөтенләй юк диярлек, булганын да кешеләр кышкыга витамин дип, җыеп киптерде, туңдырды. Бозлавык вакытларда аларга агач кәүсәсе буйлап ризык эзләве тагын да кыенлаша. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Мәсәлән, мондый чакларда ун песнәктән бары бер генә песнәк исән кала икән.
Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, ярдәм өмет итә. Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра.
Төрле кошка төрле җим кирәк, мәсәлән, чукырлар нарат һәм чыршы орлыклары белән туклана. Тукран күркә орлыклары, агач кайрысы астындагы үле бөҗәкләр, кортлар белән сыйланырга ярата. Көнбагышны барлык кошлар да ярата, беренче чиратта песнәкләр. Тары ярмасы – чыпчыкларның, миләш һәм балан җимешләре – карабүрекләрнең яраткан җиме. Ипи валчыклары, башка төрле калдыклар, терлек мае, калган ит кисәкләре – салкыннарда кошларның иң яраткан ризыклары. Әлеге кошлар берсе дә җылы якларга очмый, бер өем булып җыелышып бер җирдән икенче җиргә күчеп, шул рәвешчә кышны исән-имин үткәреп җибәрергә тырышалар.
Ярый әле, тирәбездә кошларга битараф булмаган кешеләр бар. Мин базарда бер әбинең, һәрвакыт күп итеп көнбагыш сатып алганын күрә идем, ул аны кошларны ашатырга ала икән. Тагын бер танышым, Әсхәт абыйның йортына йөзләгән чыпчык ияләшкән, чөнки ул кар өстенә аларга ашлык сибә, тегеләре аның чыкканын көтеп кенә тора. “Бер майонез чиләге ашлык сибәм, 5 минут эчендә бер нәрсә калдырмыйча чүпләп бетерәләр, ” - ди ул. Без дә эштә тәрәзә төбенә аларга күчтәнәчләр куябыз, чәй эчәргә утыруга, алар тәрәзә төбебезгә очып киләләр. Аларның чөкердәшә-чөкердәшә җим чүпләгәннәрен карап тору, чыркылдашуларын тыңлау үзе бер хозурлык. Чыпчыклар, кешеләр арасындагы кошлар, берсе җим табып алса, барысына да хәбәр итә, шул җимгә өерләре белән килеп кунып, чүпләргә тотыналар. Әйдәгез, барыбыз да игелек кылыйк. Бер сәхабә: “Хәер бирергә кеше тапмасаң, кошларга җим сип, сәвабы зур” дигән. Күп тә түгел – бер уч көнбагыш, тары ярмасы, ак ипи валчыклары (арыш ипие ярамый, чөнки кошлар авырырга да мөмкин), тозлы булмаган терлек мае (тоз да ярамый!). Мәсәлән, пластик шешәдән җимлек ясарга 15 минут вакыт кирәк, бер дә булмаса җимегезне кар өстенә булса да сибә аласыз.
Шуны күздә тотып, мәктәпләрдә “Кошларны саклагыз! ” исемле сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Менә, өченче мәктәпнең 5нче сыйныф укучысы Булат фикере.
– Безнең мәктәптә кошларга җимлек ясауга конкурс үткәрделәр. Конкурста мин дә катнашырга уйладым. Әти белән җимлек ясадык, мин дә булыштым. Җимлекне ясап, бакчага элеп куйдык. Кошлар килеп безнең салган җимнәребезне ашыйлар. Көн саен җимлегемә көнбагыш, кабак, карбыз орлыклары өстәп, кошкайларны шулар белән сыйлыйм. Анда песнәкләр, чыпчыклар килә. Кошлар –безнең канатлы дусларыбыз. Алар агачларны кортлардан чистарталар. Кыш көне без аларга суыкларда ризык ашатмасак, кошлар һәлак булачаклар. Мин кошларны бик яратам, кошларны саклыйк, яратыйк!
Школы
пожалуйста помогите сочинение на татарском языке на тему кошларны саклагыз
Похожие вопросы
- сочинение на татарском языке на тему кошларны саклагыз
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему " Анага бала кадерле, балага ана кадерле"
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему" Муса Джалил патриот шагыйрь". Зарание спасибо
- Напишите пожалуйста небольшое сочинение на татарском языке на тему : ,, Без табигатьне саклыйбыз"
- Помогите написать сочинение?))) сочинения на татарском языке про любимую профессию
- ПОМОГИТЕ ПОЖАЛУЙСТА!!! Срочно нужно сочинение на татарском языке на тему"мы- дети природы"!!!
- Напишите пожалуйста сочинение на татарском языке! Тема сочинения "Кошлар тэрэзэ кага"
- Пожалуйста напишите мне сочинение на татарском языке на тему "мы-дети природы"
- напишите сочинение на татарском языке Алтын көз пожалуйста
- напишите пожалуйста сочинение на татарском языке на тему кеше тормышнын нинди булуы нэрсэгэ бэйле