ГАФУРИ МӘҖИТ
(1880–1934)
Татар һәм башкорт әдәбиятларының классик язучысы – күренекле шагыйрь, прозаик, публицист һәм драматург Мәҗит Гафури (Габделмәҗит Нургани улы Гафуров) 1880 елның 20 июлендә (яңа стиль – 1 август) Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан АССРның Гафури районы) Җилем-Каран авылында хәлфә гаиләсендә дөньяга килә. Җиде яшенә җиткәч, аны авыл мәктәбенә укырга бирәләр, берничә елдан ул күрше Үтәш авылындагы мәдрәсәгә күчә. Нәкъ шул вакытларда аның бер-бер артлы әтисе, әнисе үлә, һәм унбер-унике яшьлек шәкертнең мәдрәсә тормышы чиктән тыш авырлаша. Ул тамак ялы өчен баерак шәкертләргә самавыр куеп, ашларын пешереп, кулъязма китаплар күчереп укырга мәҗбүр була.
1896 елның көзендә М. Гафури, укуын берәр зуррак мәдрәсәдә дәвам иттерү теләге белән, җәяүләп Уфага китә, ләкин ярлы булуы аркасында кала мәдрәсәләренең берсенә дә керә алмый. Ике ел чамасы төрле урыннарда көнлекче, кара эшче, авыл мәктәбендә мөгаллим булып эшләп йөргәннән соң, ул, ниһаять, 1898 елда Троицк шәһәрендәге Зәйнулла ишан мәдрәсәсенә («Рәсүлия») барып урнаша.
Мәдрәсәдәге иске схоластик укыту аңа әллә ни зур белем бирми, монда ул күбрәк үзлегеннән өйрәнә, К. Насыйри, Р. Фәхретдинев, Ф. Кәрими кебек мәгърифәтче язучыларның әсәрләре белән якыннан таныша. Җәйге каникул вакытларында М. Гафури, кышлык акча юнәтү өчен, төрле яллы эшләрдә йөри: кулакларга урак ура, миллионер Яушевларның – торф, Рәмиевләрнең алтын чыгару рудникларында эшли, казакълар арасына китеп балалар укыта.
М. Гафуриның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре дә Троицк мәдрәсәсе белән бәйле. 1902 елның язында ул, мәдрәсә тәртипләреннән көлеп, «Ишан шәкертләренә» дигән сатирик шигырен язып тарата, хәтта шул җирлектә хәлфәләр, карт шәкертләр белән низагка керә. Шул ук 1902 елны җәен М. Гафури үзенең «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» исемле беренче проза әсәрен, аннары, 1902–1904 еллар арасында, «Вә иннә мин әш-шигъри ди хикмәти» («Дөрестән дә, шигырьдә хикмәт бар»), «Себер тимер юлы», «Гыйлем», «Яшь гомерем», «Безнең иске мәдрәсәдә яткан чаклар» исемле дидактик поэмаларын иҗат итә. Аларда ул, унтугызынчы йөз татар мәгърифәтчелеге идеяләре рухында, халыкны аң-белемле, мәгърифәтле, һөнәрле булырга өнди, наданлыкка, ялкаулыкка нәфрәтен белдерә. Яшь әдипнең бу әсәрләре тиздән Казанда һәм Оренбургта басылып чыккан беренче җыентыкларында урын алалар («Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек», Казан, 1904; «Себер тимер юлы, яки Әхвале милләт», Оренбург, 1904; «Яшь гомерем», 1906).
1905 елның августында М. Гафури Казанга килә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый башлый. 1905 елгы октябрь көннәрен ул шунда каршылый һәм халык кузгалышының беренче тәэсире белән үк «Милләтемә шатлык шигыре» н яза һәм аны яңа чыга башлаган «Казан мөхбире» газетасында бастыра.
Инкыйлаб елларында шагыйрьнең әдәби-эстетик карашлары, чынбарлыкка мөнәсәбәте революцион демократизм юнәлешендә үсә бара, әсәрләрендә сәяси азатлык, милли тигезлек һәм гражданлык хокуклары өчен көрәш мотивлары көчәя, башлангыч иҗатында өстенлек иткән үгет-нәсихәт, аң-белемгә өндәүләр сүрелеп, тормышны объектив рәвештә критик реализм позицияләреннән торып сурәтләүгә игътибар арта («Бай кеше», «1906 елдан 1907 елга васыять», «Базарга чыктым» шигырьләре, «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» хикәясе һ.б.).
1906 елны М. Гафури Уфаның «Галия» мәдрәсәсенә күчә һәм анда бер ел – рәсми шәкерт, ике ел – ирекле тыңлаучы булып укып йөргәннән соң, 1909–1912 еллар арасында фәкать язу эше белән генә шөгыльләнә. Бу чорда ул бик күп әсәрләр иҗат итә. Казан, Уфа нәшриятларында әдипнең дистәгә якын шигырь китабы, тугыз хикәя җыентыгы, газета-журналларда күп кенә публицистик мәкаләләре басыла.
1912 елның языннан алып 1917 елның октябренәчә М. Гафури Уфада Кәримевләрнең «Шәрекъ» матбагасында корректор булып хезмәт итә.
Школы
Дайте биографию Мажита Гафури на татарском. Прошу вас. Завтра сдавать нужно. На татарском обязательно.
*****milawka *****2012
Рәхмәт сиңа.
1880 елның 8 (20 июлендә) Уфа губерниясе Стәрлетамак өязе Зилим-Каран авылыннан хальфә (укытучы) гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Чыганакларда Мажит Гафури милләтенең бертөрле күрсәткече юк. М. Гафури исемендәге иҗтимагый Мәдәният Фонды рәисе Л. Камаева язучының татар телендә килеп чыгышын күрсәтә. Шул ук вакытта 1960 елда Р. Г. Кузеевнып «Башкирские шежере» китабында басылган несел агачы нигезендә, Мажит Гафури башкорт кальсер-табын нәселеннән була.
*****milawka *****2012
Зуррак бармы?
Похожие вопросы
- помогите пожалуйста найти биографию Галиаскара Камала на татарском языке
- биография абдулла алиша на татарском языке
- нужен реферат на тему "биография Мустая Карима" на татарском
- К/Р на тему "РАЦИОНАЛЬНЫЕ ЧИСЛА". Буду безгранично благодарна за решение. Завтра сдавать, а не чего не готово!!!
- помогите написать стихотворение на тему Весна срочно нужно завтра сдавать!!!
- ОГЭ 2021 и ЕГЭ 2023! Сколько сдавать экзаменов и какие обязательно?
- Завтра сдаю ЕГЭ по русскому!Пожелайте мне удачи! =) Буду признательна)))
- Прошу помогите. Завтра экзамен по ОБЖ. Билеты есть, но ответов к ним нет.
- Помогите описать портрет Тараса Бульбы? СРОЧНО!!! уже завтра сдавать...
- Плизз Сочинение надо.. . на тему "Зачем нужны вводные слова"завтра сдавать... хоть какое хоть чё нить...