Дүрт аяклы дустым
Безнең өйдә минем яраткан песием дә яши. Ул Йомшак исемле. Аңа 13 яшь. Аның язмышы бик кызыклы, чөнки ул – сәяхәтче песи. Ул башта Әлмәт шәһәрендә абыемнарда яшәгән, аннары Йомшакны Иске Карамалыга әбием янына кайтардылар. Хәзер ул безнең өйдә яши. Йомшагыбыз үз кадерен бик яхшы белә, тәмле ашарга, озак йокларга, рәхәтләнеп уйнарга ярата. Ул минем бүлмәдә яши, шунда тәмләп йоклый. Иртән торгач иң беренче минем белән уйнап ала. Мин ашаганда ул да сыйлана. Мин мәктәпкә киткәндә ямансулап кына өйдә кала Йомшагым. Мәктәптән кайтканны әллә каян сизеп, каршыга килеп чыга да миңа сырпалана башлый. Бик заманча яши Йомшагыбыз, кино карарга ярата. Я минем, я әтинең алдына менеп утыра да бик кызыксынып телевизорны күзәтә башлый. Кино беткәч генә сикереп төшә. Ул бик акыллы песи, өстәлгә менми, ашамлык урламый, тышка чыгасы килсә, ишекне үзе этеп чыга һәм керә дә белә. Тик ишекне яба гына белми. Ачулансаң, берничә көн яныңа килми, үпкәли дә белә. Йомшагым – әйбәт, акыллы, чиста, яхшылыкны аңлый белә торган иң яхшы песи. Мин аны бик яратам.
[ссылка заблокирована по решению администрации проекта]
Әкиятләр: [ссылка заблокирована по решению администрации проекта]
иптьо
\