AB
Alexandr Biryukov

напишите сочинение на тему "китапханэдэ" на татарском языке

ТШ
Татьяна Шаповалова

Китап уку — иң яхшы белем алу

План. 1. Китап — акыллы киңәшче һәм якын дус. 2. Китаплар тарихыннан. 3. Китап — дөньяны танып белергә ачкыч. 4. Китап — белем чишмәсе. Китап — ул кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе. И. Гази. <уң>Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. «Китап кешене галәмнең хуҗасы итә», — ди П. А. Павленко. Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап — канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап — әнә шундый могҗизалы нәрсә ул. «Яхшы китаплар уку — үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул» , — ди Р. Декарт. Россиядә китап басу эшен 1564 нче елда Иван Федоров белән Петр Мстиславец башлап җибәргән. Дөньяда иң кыйммәтле һәм иң авыр китап — «Изге Иоанн хакыйкате» . Ул Швейцария акчасы белән ике мең франк бәяләнә. Кыйммәтле ташлар белән бизәлгән бронза тышлыгы гына да 120 килограмм. Йөз илле битле бу китап 300 сарык тиресеннән ясалган иң яхшы пергаменттан эшләнгән. Китапның форматы — 75x64.Дөньяда иң зур китапханә — Россия дәүләт китапханәсе. Аның шүрлекләрендә егерме ике миллион китап бар. Аларны тезеп кую өчен дә ун километр озынлыктагы киштә кирәк булыр иде. Дөньядагы иң кечкенә китапханә һиндстанның Амритсар шәһәрендә. Кыйммәтле мәрмәрдән салынган, бакыр һәм алтын белән бизәлгән бу китапханәдә бары тик бер генә китап саклана. Китап — дөньяны танып белергә ярдәм итә торган ачкыч ул. Аңарда кешелек акылының океаны бар. Китап уку — иң яхшы белем алу. Һәр кешенең үзенә ошаган бер китабы була. Бу кеше, китапта язылганнарны һәрвакыт искә төшереп, авырлыкларны җиңә. Минем дә шундый бер китабым бар. Ул — Әсрар Галиевнең «Төнге җыр» әсәре. Анда Бөек Ватан сугышының балалар күңеленә үтеп кергән ачы фаҗигасе һәм совет халкының фашистларга каршы бердәм көрәше тасвирланган. «Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре» , — ди К. Насыйри. Кем укымый, шул бернәрсә турында да уйламый. Белем алуның иң яхшы юлы — уку. Тиеннәрдән сумнар җыелгандай, укылган бөртекләрдән белем туплана. Китап — белем чишмәсе. Китап — безнең заманның тормышы. Китап — бер буынның икенче буынга рухи васыяте, гомернең соңгы чигенә җиткән аксакалның яңа гына яши башлаган кешегә киңәше. Китап битләре, керфекләр кебек, күзне ачалар. Китап — киңәшчең синең,Дустың, ярдәмчең синең.Ул хөрмәткә бик хаклы, Кадерлә син китапны.

СШ
Серега Шугаев

Китап − белем чишмәсе.
Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый. Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз. Үзем әле укый белмәгәндә, миңа китапларны әнием я әтием укыйлар иде. Алар миңа кечкенә вакытта бик күп китаплар укыдылар, ә аннары мин үзем укырга керештем. Аларның эчтәлекләрен аңлый башладым. Минем иң яраткан китабым − Роза Хафизованың "Актәпи ник моңая? " дигән китабы. Аны миңа әнием Яңа ел бәйрәменә бүләк итте. Башта миңа китап укып чыга алмаслык калын булып тоелды. Ә укый башлагач, мин китапның ахырына килеп җитүемне сизми дә калдым. Китапта әкиятләр, пьесалар тупланган. Миңа бигрәк тә "Курай малай маҗаралары" һәм "Кирлемән" дигән әкият-повестьлар ошады. Курай малай бик яхшы герой, аннан үрнәк алырга була. Курай малай һәм Талсылу белән хыял канатларында сәяхәт итүе күңелле дә булды соң! "Кирлемән" дигән өкият-повестьны укыганда, үземне читтән күргән кебек булдым. Бу китап яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтте. Кирлемән белән дуслашмаска кирәклегенә ишарәләде. Ул бары тик начарлыкка гына өйрәтә.Соңыннан "Актәпи ник моңая? " дигән әкиятне укып чыктым. Бу әкият минем өчен кызыкта, кызганыч та булды. Шулай итеп, үземдә китап укырга теләк уянуын сизми дә калдым! Мин киләчәктә дә кызыклы китаплар белән дуслашырга хыялланам.

Похожие вопросы
напиши пожалуйста на татарском языке сочинение про пчеловодов
Сочинение на татарском на тему театр
помогите написать сочинение на тему Казань на татарском языке!!!
Срочно: Напишите, пожалуиста, сочинение по татарскому языку
напиши сочинение про школу на татарском языке ВЫРУЧАЙТЕ ПОЖАЛИК!! ! =)
Помогите с сочинением на тему 9 мая! На татарском языке)
сочинение на татарском языке на тему мой дедушка
Сочинение на татарском языке на тему "Театр-минем тормышым"
Напишите пожалуйста сочинение по татарскому языку на тему Мама 10 предложений и больше. Заранее спасибо! )
сочинение на тему "природа" на татарском языке