ЛС
Лев Слонимский

сочинение на татарском на тему минем яраткан укытучым Срочно надо. Очень!!!

Асем
Асем

Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям… Н. А. Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Укытучы профессиясе – безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган. А. Фадеев «Яшь гвардия» романы геройларының берсе Матвей Шульга сүзләре белән укытучы эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Укытучы! Сүзе дә нинди бит! . Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул.Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез» . Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар.
Тормыш - көрәш кыры… Бу сүзләрне төрле мәгьнәдә аңлатырга була. Ә мин үз сүземне бар гомерен кызганмыйча укытучы тормышына багышлаган кешеләр турында сөйләргә телим.
Минемчә, укытучы иң мактаулы һәм иң намуслы кеше. Укытучыдан башка беркем дә һөнәргә өйрәнә алмый, һәм ул эшкә дә урнаша алмый. Укытучы - барлык һөнәргә юл ачучы. Шуның өстенә, алар әле һөнәр генә тугел , ә тәрбия дә бирәләр. Укытучы булу ул бик җиңел тугел, аның өчен бик күп белергә, балаларны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Укытучы булып эшләү - җаваплы эш ул. Уку вакытларында укытучы балалар өчен җавап бирә. Ә укытучы булыр өчен яшьтән үк тырышып укырга, өйгә биргән эшләрне эшләргә, дәресләрдә тыңлап һәм катнашып утырырга кирәк.
Ә минем үземнең яраткан укытучым - инглиз теле укытучысы Зөһрә Равил кызы. Ул укытучы бик көчле, тыныч, ягымлы һәм сабыр. Дәрестә ул бик әйбәт аңлата, алай гына түгел, ул бит әле әйбәт класс житәкчесе дә. Аны барлык укучылар хөрмәт итә, Зөһрә апа үзе дә балаларны ярата, аларга яхшы белем бирә. Ә ул бит әле чит телдән өйрәтә! Бу телне өйрәтү бик авыр. Бу бик тә кирәкле дәрес, чөнки хәзер дөньяда инглиз теле бик кирәк. Хәтта кырык - илле яшьлек кешеләр дә инглиз теле укыйлар. Зөһрә Равил кызы кешеләргә әйбәт булсын дип, өстәмә дәресләр дә куя. Аның дәресенә керүе бик кызык. Чөнки ул дәрестә кызыклы мәгълүматлар җиткерә. Төрле инглиз телендәге җырларны тыңлата.
Миңа үземә дә инглиз теле бик ошый. Укуымны тәмамлагач, инглиз теле укытучысы буласым килә. Ләкин моның өчен Зөһрә Равил кызы кебек сабыр, укымышлы булырга кирәк. Ул бит минем укытучым!
http://iglaikino.ru/ukytuchym/ukytuchym/

Похожие вопросы
СРОЧНО!! ! Мини сочинение рассуждение на тему :
сочинение на тему мой любимый фильм мини
Подскажите мини сочинение на тему я говорю Спасибо. Подскажите мини сочинение на тему я говорю Спасибо плизззз
мини сочинение на тему как я представляю себе фета
срочно помогите пожалуйста сочинение по татарскому языку.
Срочно! Нужно мини-сочинение на тему "Зачем нужен предмет обществознание"
Сочинение на тему "Сабантуй"на татарском помогите срочно, пожалуйста.
Помоги пожалуйста написать сочинение по татарскому на тему " Мин хэм чит ил "Пожаалуйста! Это очень срочно !
Сочинение на татарском языке на тему "Театр-минем тормышым"
сочинение на татарском на тему минем яраткан укытучым очень срочно надо