Помогите пожалуйста перевести текст с татарского на русский.
Бурыч.
Фатирымнан ашыга-ашыга чыкканда, күрше ишеккә звонок бирен торучы бер карчыкны күрдем. Звонок төймәсе шактый биектә, ә әбинең буе тәбәнәк. Шуңа күрә ул, аяк очларына басып, өскә үрелә. Язгы пальто өстеннән бөркәнгән ак шәле җилкәсенә җыерылып төшкән. Йөзе борчулы, күз карашында ниндидер өметсезлек, аптырау сизелә иде.
Мин әбигә күршеләремнең бер атна элек ялга китүләрен әйттем. "Бик кирәк идемени соң алар? "- дим. Карчык баскан җирендә таптанып алды, авыр сулады. "Кирәк иде шул, бәбкәм, бик кирәк иде. Өченче тапкыр киләм инде. Мунчага барганда, акчам җитмәгәч, Хәбирәдән 2 сум акча алып торган идем. Шуны бирәсем бар иде",- ди. "И, әби, шул 2 сумны бирәм дип кат-кат йөрмәсәң инде, - дим, - әллә ни зур акча түгел ич! "
Карчык миңа гаҗәпләнеп карап алды. Сүзләремне ошатмавы йөзенә чыкты. "Бирәчәкнең зурасы-кечесе юк аның, бала. Олы кешегә андый бирәчәк белән яшәү дөрес түгел. Карт кешенең хәлен белеп булмый, үлеп китсәм, өстемдә кала ич! " - диде. "Алайса, калдыр соң миңа 2 сумыңны. Күршеләр кайткач, кертеп бирермен" - дим.
Әбинең йөзе балкып китте, ул, ашыгып, 2 сум акчаны миңа сузды. "И балам, игелекле кеше икәнсең, тагын ничек килермен дип борчылган идем. Рәхмәт, балам. "
Әбинең өстеннән тау төштемени! Ул ашыга-ашыга ишектән чыгып китте...