Зирәк карга
Тирәк агачы янындагы утыргычта бер сабый үзе кимереп йөргән сохариен онытып калдырды. Карга мшуны чукый-чукый җиргә төшерде. Ләкин сохари чукыган саен катылана гына барды. Моңа башка каргаларның да күзе төште. Җыйналды карга, чыкты шау-шу.
Зирәк карга читкә тайпылды һәм сабыр гына бу тамашаны күзәтте. Карга дуслар, күпмие генә чукысалар да, бернинди уңышка ирешә алмыйча таралыштылар. Ә зирәк карга сохарины капты да кипми калган күлләвеккә салды. Тиз арада ук йомшаган икмәк белән рәхәтләнеп сыйланды. Бүтән каргалар бу вакытта тагын кайдадыр тарткалашып чукыша иде бугай.
Вахит Шавалиев
Высший разум (762935)