Түбән Кама каласына барып чыксаң, шәһәр үзәгендәге мәчеткә таң каласың. Архитектурасы белән башка төбәкләрнекенә һич кенә дә охшамаган! Ишегалдында мул сулы чишмә тибә аның, түбән камалылар чәйнең тәмлесен генә эчә! http://insha.ru/text/209
Түбән Кама - Кама буе районының иң тиз үскән шәһәрләренең берсе. Шәһәр республиканың нефть химиясе сәнәгате үзәге. «Нижнекамскнефтехим» һәм «Нижнекамскшина» акционерлык җәмгыятьләре - шәһәрнең төп сәнәгать предприятиеләре. Шәһәр халкының күпчелеге шушы ике предприятиедә эшли. Татарстан шәһәрләре арасында Түбән Кама архитектура ягыннан төгәлләнгән булуы белән аерылып тора. Биредә мәһабәт мәдәният сарайлары һәм техника йортлары, китапханәләр, күп сандагы сәүдә предприятиеләре бар. Шәһәрдә гомуми белем бирү мәктәпләреннән тыш, техникумнар, училищелар, музыка һәм сәнгать мәктәпләре, Казан технология университетның гомумтехник факультеты эшли. http://belem.ru/tatar-tele/vuz-rus/14__.html
Архитектура, скульптура
Напишите пожалуйста текст на татарском про Нижнекамск)
Түбән Кама (лат. тат. Tübǝn Kama, рус. Нижнекамск) — Татарстан шәһәре, Түбән Кама районының административ үзәге.
Халык саны — 234 108 кеше, шәһәр админинстрациясенә буйсынган торак пунктлары белән — 234 227 кеше (2010). Халык саны буенча Татарстанда өченче урынны биләп тора. Русиядәге иң зур нефтехимия үзәге. Сәнәгать җитештерү күләме буенча Татарстанда икенче, Русиядә 14нче шәһәр.
География
Шәһәр Казаннан 237 км ераклыкта, Чулман елгасының сулъяк ярына урнашкан.
Сәнәгать җитештерүе
Җирле углеводород чималы ресурсларының, җайлы географик урынның һәм су белән тәэмин итү шартларының бергә туры килүе бу төбәктә нефть химиясе комплексы, ә аның белән бергә Түбән Кама шәһәре төзелә башлауга сәбәпче була.
Түбән Кама – Русия Федерациясендәге нефть химиясе промышленность үзәкләренең иң эресе. Шәһәрнең промышленность куәтен 20 дән артык предприятие тәшкил итә. Алардан «Түбәнкаманефтехим», Түбән Кама нефть эшкәртү заводы, «Камэнергостройпром», «Татэнергострой» берләшмәләре, механика заводы иң эреләрдән санала. «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыяте республика химия һәм нефть химиясе продукциясенең 40 проценттан артыгын бирә һәм җитештерү темпын арттыруны дәвам итә. Ул республикага һәм читкә чыгару өчен этилен, изопрен каучук, стирол, дивинил һәм башка химик продуктлар эшләп чыгара. Комбинатта яңа продуктлар җитештерү дә үзләштерелә.
«Түбәнкамашин» – шәһәрнең икенче зур предприятиесе. Ул – Русиядә шиннар җитештерү промышленностеның алдынгы үзәкләреннән берсе. Түбән Кама шинчылары Тольятти һәм Ижау шәһәрләрендәге җиңел автомобильләр заводларын, шулай ук КамАЗны шиннар белән тулысынча тәэмин итә. Техник углерод җитештерүче яңа заводлар комплексы эшли. Бу заводның продукциясе резина җитештерүдә төп компонентларның берсе булып тора.
Шәһәрнең төзелеше һәм киләчәктә үсүе шушы төп производстволарның, нефтехимикларның, шинчыларның, төзүчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә бәйле. Моның өчен энергия саклау базасы, төзелеш индустриясе, шәһәр электр һәм автомобиль транспорты һәм хезмәт күрсәтүче тармаклар булдырылган.
Социаль өлкә
Татарстан шәһәрләре арасында Түбән Кама төгәл, иркен планлаштырылуы, һәр микрорайонның архитектура ягыннан төгәлләнгән булуы белән аерылып тора. Биредә мәһабәт мәдәният сарайлары, китапханәләр, күп санда сәүдә һәм җәмәгать туклану ширкәтләре бар.
Гомуми белем бирү мәктәпләреннән тыш, шәһәрдә 6 лицей, 5 урта махсус һәм 7 югары белем бирү йортлары эшли. Шәһәр кешеләре карамагында гаҗәеп матур урман паркы, спорт һәм сәламәтләндерү комплекслары, ял итү урыннары бар. Өч телекомпания, ике радиостанция эшли.
https://tt.wikipedia.org/wiki/Түбән_Кама

А какой текст про Нижнекамск?
Похожие вопросы
- Шедевры скульптур в романском стиле кто знает? Напишите пожалуйста!
- Напишите пожалуйста про скульптуру Лисикпа"Геракл, борющийся со львом"
- Напишите пожалуйста сочинение описание "Каким я представляю себе средневековый город? ". Если вас не затруднит, Спасибо)
- Напишите пожалуйста историю каждого памятника города Прокопьевска
- мог ли ромул учавствовать в олимпийских играх. напишите пожалуйста
- Напишите пожалуйста историю Олесского замка, если можно вставьте фото.
- Если легенды про Дмитриевскую башню (Нижегородский кремль)? Если да то напишите, пожалуйста, очень нужно
- Памятник Кириллу и Мефодию. История возникновения Памятника Кириллу и Мефодию. Напишите пожалуйста.
- Что за здание? Какова история его создания, напишите пожалуйста
- Пожалуйста, если вы знаете какой нибудь замок с интересной историей, напишите его название пожалуйста=)