http://tt.wikibooks.org/wiki/Ярдәм:Яңа_мәкалә_язу
Авыл китапханәсенә татар телендә нинди генә китап кайтса да, укымыйча калдырмыйм. Һәр яңалык белән кызыксынып барырга тырышам. Мәктәбебезгә район кино оешмасыннан Айдар Хәлимнең « Өч аяклы ат» исемле повесте буенча төшерелгән кинофильм килә дигәч, түземсезлек белән көтеп алдым. Китап ошаса, аны башкаларга да тәкъдим итеп, тәэсирләрем белән бүлешгә торган гадәтем бар. Кинофильм караганнан соң туган фикерләремне сез дә тыңлап карагыз әле.
Иң беренче, повестьнең исемен ишетүгә үк, өч аяклы да ат була микәнни дип уйладым. Була икән шул, әле нинди генә ат!
Кино бер тында каралды. Карап бетергәч тә, тамак төбенә утырган төенне тиз генә чишеп җибәреп булмады. Экранга кереп китеп, Кәбиргә ярдәм итү теләге уянды.
Кинофильмда илебезнең, милләтебезнең үткәне тасвирлана. Бу Ватан сугышыннан соңгы еллар. Авылда карт – корылар, хәерчелек, әтисез ятим калган балалар, нахакка рәнҗетелгән ана образы.
Менә экранда Кәбирнең Бамбук исемле атны алып кайтканда, үткәннәрне исенә төшерә - төшерә кайтуын күрәм. Вакыйгалар күз алдымда тора… Әнисе белән Кәбир җизнәләренә кунакка баралар, шунда аларның атын бүре бугазлый. Бамбукның аягы яралана, алар атны калдырып, җәяүләп Кәрешкә кайтып китәләр. Шуннан башлана да инде хәлләр. Нахак бәла ягып Кәбирнең әнисен рәнҗетүләр, сорау алулар, Галләметдиннең бәйләнүе һәм соңыннан ат өчен төрмәгә алып китүләр. Бригадир Галләметдин әнисенең беләзек – алкаларын да урлап чыга, хәтта әтисеннән килгән похоронка кәгазен ертып ташларга да чирканмый. Сабый чактан ук ат белән җенләнгән Кәбиргә юлында начар кешеләр дә очрамый. Ул төрле маҗараларга тап була. Степан дәдәй белән кызы Настяны гына алыйк. Настя аны ошата, аңа беренче хисләрен белдерә. Ләкин Кәбирнең уенда ат кайгысы. Аның Бамбукны исән – сау алып кайтасы бар. Кайтканда әле ул Убыр чокырына бата. Аны конюх Кави абзый коткара. Атның исемен сорагач, Кави абзый аны сугышта күрүен, үзен үлемнән алып калуын сөйли. Бамбукны калдыруын үтенә, машина белән илтеп куярбыз ди, ләкин аны Кәбир үз аягында алып кайтырга тели. Әнисен мәсхәрәләгәннәрен күреп, Кәбир атны үзем алып кайтам ди. Әнисе атны да, үзеңне дә үтерерсең дип, риза булмый. Кайтканда аңа чегән таборы очрый, атын алалар. Ләкин хәлне сөйләп биргәч, чегән бароны атны Кәбиргә кире бирә.
Менә ниһаять, Кәбир атны колхоз фермасына кайтара. Аны Сәми карт каршы ала. Ул өенә кайта. Буш өйдә сәгать тавышын гына ишетелә. Ул ялгыз түгел бит!.. Шулвакыт иптәш малае Бамбукны суялар дип килеп кычкыра. Кәбирнең шушы мизгелдә өзгәләнүен, ачыргаланып кычкыруын аңлатып та бетереп булмый. Эчендә колыны бар дип өзгәләнүе дә, Сәми бабайның суйдырма дип ялынуына да карамыйлар. Галләметдин атны суйдыра. Ә Кәбир белән иптәшен сарайга бикләп куялар. Малайлар, безнең заман да килер әле дип өметләнәләр. Галләметдин үз дигәненә ирешә, ләкин үзе дә мәсхәрәгә кала. Аңа Сабирҗан абзый бар кеше алдында тизәк ашата. Сабирҗан абзый Кәбиргә әнисенең кайтуын хәбәр итә.
Менә Кәбир газиз әнисен каршылый. Шул минутта аның күз алдыннан Бамбук, Нәстүк, атны горур кыяфәттә авылга алып кайтуы килеп баса. Ә инде тау астыннан әнисе кайтып килгәнен күргәч, аның күзләре зурая, очкыннар кабына, шатлыгыннан йөзендә елмаю күренә. Ул барыбер Бамбукны, газиз әнисе хакына, авылга алып кайтты бит! Әйе, ул үсеп җитәр, ләкин бу мәшхәрләр аның күз алдыннан мәңге китмәс. Мин Кәбир кебек геройлар булуына ышанам. Моны мин дә шулай эшләр идем. Ул вакытта илебез көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар. Кәбиргә дә бәхет төшенчәсе туганда ук, ана сөте белән кергән, әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау аңа бетмәс – төкәнмәс көч, әнисенә карата мәхәббәт биргәндер.
Интернет
Нужна помощь! Нам сказали написать статью на татарском помогите"
ну это уже твои проблемы не в ту тему обратился
Какую статью? Ниндий статьяны язырга кушканнар?
Похожие вопросы
- Помогите пожалуйста разобраться с провайдером! Очень нужна помощь! У меня деньги вымогают! Помогите!
- Нужна помощь! Нужно написать сочинение "мой учитель",ая не знаю, что писать. помогите плиз.
- Очень нужна помощь. Нужно скопировать текст статьи, которая почему-то вдруг стала недоступна...
- Нужна помощь по проблеме с Тор-браузером. Нужны сведущие в этом вопросе люди.
- Нужна помощь. Напишите текст песни Paramore - The only exception!
- Нужна помощь в переустановке Win - Нужна продвинутая прога для перестановки Windovs
- Прошу помогите.. нужна помощь..прошу вас люди
- Супер специалист по АДСЛ нужна помощь. Голову ломаю второй день. Помогите плииз
- Нужна помощь!!! Прошу помочь только знающих людей, кто просто зарабатывает тут баллы и пишет при этом всякую чущь, пр
- Нужна помощь хакера! Помогите.