Литература

подскажите пожелание с новым годом на татарском языке, желательно в стихах

ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН!

Кар-бураннар ера-ера,
Елмая көлеп.
Таудай шатлыклары белән
Яңа ел килә.

Кушымта:
Яңа ел белән, туганнар,
Яңа ел белән, дуслар,
Яңа ел белән, күршеләр,
Яңа ел белән.

Яңа елда яңа җырым
Яңгырасын әле.
Күңелләрнең шатлыклардан
Мөлдерәмә әле.

Яңа елның кар чәчәкләре
Тирбәлеп оча,
Яңа елның назлы җиле
Иңнәрдән оча.

Яңа елның ак карлары
Дөньяга тулган,
Ак бәхетләр ак бәз булып,
Талларга кунган.
http://tatarbairam.ru/ja5.htm

ЯңА ЕЛ җЫРЫ

Шамиль Сәхәүтдинов көе hәм сүзләре

1.Язлар, җәйләр аша үтеп, уңышлар җыеп,

Тагын бер ел узып китте, канатын җәеп.

Ел барышыннан калышмый, без бардык атлап,

Дөрес яшәргә тырышып, сабырлык саклап.

Кушымта:

Уңышлы булсын, дип, җәйләр

Аппак юрганнарын җәйгән

Яңа Ел белән!

Яңа өметләр тудырган,

Һәр кешене куандырган

Яңа Ел белән!

Яңа Ел белән! Яңа Ел белән!

Барчагызны да котлыйбыз Яңа Ел белән!

2.Без телибез бар яшьләргә саф, матур хисләр!

Беркайчан да керләнмәссен сезнең күңелләр!

Парлыларның мәхәббәте гомерлек булсын!

Парсызларга пар канатын табарга язсын!

Кушымта.

3.Без телибез балаларга шатлыклы җәйләр,

Газиз әткәй-әнкәйләргә - озын гомерләр!

Без телибез илебезгә иминлек, байлык!

Без телибез hәммәбезгә исәнлек-саулык!

Кушымта.
ВС
Вячеслав Сотников
50 047
Лучший ответ
Яңа йорның ишеген ачкан кебек,
Сезнең янга килсен Яңа Ел.
Нигезләре аның ныклы булсын,
Котлы булсын бу ел, котлы булсын!
Яңа Елдан һәркем нидер көтә,
Шатлык, бәхет, сөю өмет итә.
Җирдә бәхет һәрчак ныклы булсын,
Колы булсын бу ел, котлы булсын!