Каз белән аккош
Очы-кырые күренмәгән болын уртасында зур бер күл булган. Тирәләре аның яшел кыяклар, шаулап торган камышлар белән капланган икән.
Бу күл буена кеше аягы бер дә басмаган, ул тирәләрдә аучыларның мылтыклары да шартламаган.
Шул тыныч күлдә аккош белән каз яшә-гәннәр. Балык ашаганнар, су эчкәннәр, йомырка салганнар, бала чыгарганнар.
Җәйнең матур бер көнендә бу ике күрше узләренең балалары турында сөйләшкән-нәр. Киек каз әйткән:
- Улым ашны аз ашый, суны гына күп эчә! - дигән. Аккош әйткән:
- Минем балам бик яхшы ашый, зур үсә,- дигән. Каз үзенең бәбкәсен төрлечә сыйлап карый икән: тәмле-тәмле балык-лар, яшел бакалар, татлы кыслалар тотып китерә икән. Баласы, үзе зур булса да, ку-лына кашык тотып ашамаган, әнисенең ашатуын көткән. Ашау аңа бик зур эш булган. Ашарга-эчәргә тотынса, ул темам йөдәп беткән. Ә дуга муен-аккош баласы кыстатып та тормый, кашыкны үзе тотып, азыкны кат-кат чәйнәп, тәмле итеп ашый икән. Вакытында йоклый, вакытында һава-га чыга, уйный, шуңа күрә алма кебек кы-зарып, матур булып үсә икән.
Көннәрдән беркөнне киек каз белән ак-кошның балалары әниләренә килгәннәр дә:
- Әни, безгә велосипед алыйкчы! - дип үтенгәннәр.
- Ярый, барсак барыйк, алсак алыйк, - дигәннәр әниләре. Улларын иярткәннәр дә велосипед сатыла торган кибеткә киткән-нәр. Анда барып кергәннәр дә, әниләре:
- Иптәшләр, безнең сөекле улларыбыз-га велосипед бирсәгезче! - дигәннәр. Шун-да сатучылар йөгереп килгәннәр дә:
- Рәхим итегез, рәхим итегез! - дип, көмеш төсле ялтырап торган, ике тәгәрмәче әйләнеп торган велосипедлар китереп бир-гәннәр. Шунда аккошның улына:
- Теләгенеңне сайлап ал, акыллым! - дигәннәр.
Аккош бәбкәсе велосипедка менеп атлан-ган да йөгерткән дә киткән. Аңа карап сатучылар:
- Менә егет икән бу малай, тамагына шәп ашый, ахры, - дигәннәр, ә аккош үз баласының булдыклылыгын күреп, елма-еп, кәефләнеп карал тора икән.
Киек каз бәбкәсенә дә чират җиткән. Ул аккош бәбкәсе белән бер яшьтә булса да, аңа караганда бик ябык, буйга да бик кечкенә икән.
Аңа да велосипедның көмеш төслесен биргәннәр:
- Йә әле, акыллы, син дә йөгереп кара! - дигәннәр. Каз бәбкәсе бер атланып караган - булдыра алмаган, икенче атланырга уйлаган - егыла язган, өченче тапкыр атланырга теләгән икән - егылып ук киткән, әйләндермәгәч, велосипед та китмәгән. Кибеттә эшләүче абыйлар шунда ук йөгереп килеп җиткәннәр, киек каз бәбкәсенә менә шушы сүзләрне әйткәннәр:
- Син, акыллы, ашны аз ашыйсың, ва-кытында йокламыйсың, һавада уйнамыйсың, ахры, шуңа күрә син ябык, буең да кечкенә, шуңа күре велосипедка аягың да җитми, хәзергә өеңе кайтып тор, зур үскәч килерсең,- дигәннәр һәм велосипедны да алып киткәннәр.
Каз бәбкәсе бик куңелсезләнеп кайтып киткән, ә аккош бәбкәсе велосипедына атланып җилдергән.
Хәзер инде: "Велосипедка аягым җит-сен",- дип, каз бәбкәсе азыкны да күп ашый, вакытында йоклый да, саф һавада да уйный икән.
http://alish.ru/kaz_belen_akkosh
Литература
Напишете пожалуйста 3 предложения из соченения Абдуллы Алиша!
Абдулла Алиш
Нечкәбил
1
Каршыгызда, менә күрәсезме, нәрсә соң ул, беләсезме?
Шашка шакмаклары төсле тезелеп киткән йортлар. Ул йортларда яшиләр кортлар.
Кортлар? Нинди кортлар?
Татлыдан татлы бал җыялар, шәмгә яраклы балавыз коялар. Ерак-ерак җирләргә очып китәләр. Укларын кадасалар, еларга итәләр.
Аларның йортларын мәк чәчәге кебек кызылга, үлән төсле яшелгә, ком сыман сарыга, күк төсле зәңгәргә, төрле-төрле матур төсләргә буяганнар.
Әнә зәп-зәңгәр офык читеннән, көлө-көлө, алтын кояш та күтәрелә. Аның шаян нурлары, җиз уклары умарта өйләренең стеналарына тияләр дә:
— Торыгыз, торыгыз, эшкә тотыныгыз,— дияләр.
Башта сирәк-мирәк кенә, берәмләп кенә, бал кортлары ояларыннан чыгалар. Кояш югары менеп киткәч, һава җылынып җиткәч, көтүләре белән бергәләшеп, җиң сызганып, күмәкләшеп эшкә ашыгалар.
Зың-зың... Еракка-еракка, бакчаларга, кырларга, урманнарга, болыннарга..
++++надеюсь перевод не нужен +++
Нечкәбил
1
Каршыгызда, менә күрәсезме, нәрсә соң ул, беләсезме?
Шашка шакмаклары төсле тезелеп киткән йортлар. Ул йортларда яшиләр кортлар.
Кортлар? Нинди кортлар?
Татлыдан татлы бал җыялар, шәмгә яраклы балавыз коялар. Ерак-ерак җирләргә очып китәләр. Укларын кадасалар, еларга итәләр.
Аларның йортларын мәк чәчәге кебек кызылга, үлән төсле яшелгә, ком сыман сарыга, күк төсле зәңгәргә, төрле-төрле матур төсләргә буяганнар.
Әнә зәп-зәңгәр офык читеннән, көлө-көлө, алтын кояш та күтәрелә. Аның шаян нурлары, җиз уклары умарта өйләренең стеналарына тияләр дә:
— Торыгыз, торыгыз, эшкә тотыныгыз,— дияләр.
Башта сирәк-мирәк кенә, берәмләп кенә, бал кортлары ояларыннан чыгалар. Кояш югары менеп киткәч, һава җылынып җиткәч, көтүләре белән бергәләшеп, җиң сызганып, күмәкләшеп эшкә ашыгалар.
Зың-зың... Еракка-еракка, бакчаларга, кырларга, урманнарга, болыннарга..
++++надеюсь перевод не нужен +++
Похожие вопросы
- Напишите пожалуйста жалостливое предложение (цитату…) что-нибудь…плакать хочу.
- Напишите пожалуйста 7 предложений из поэмы "Мёртвые души" с различными видами подчинения
- напишите пожалуйста 3-4 фамилии ставропольских поэтов
- Напишите, пожалуйста, 3 ваших любимых книги.
- краткий рассказ про Абдулла Алиш, на татарском
- Сочинения Абдуллы Алиша
- Нужны ли дон кихоты? напишите пожалуйста коротенькое соченение по этой теме P.S. если не напишу, то 2 поставят :(((
- НУЖНА ПОМОЩЬ!!!?Напишите пожалуйста хотя бы пару предложений на тему "Мое отношение к пожилым людям"...мне надо сочин
- Напишите пожалуйста маленькое сочинение (3-4 предложение) по английскому языку на тему "Что пишут в газете ОРСКАЯ ХРОНИКА"
- краткое содержание романа человек-амфибия напишите пожалуйста ОЧЕНЬ краткое содержание в 3-7 предложений