Естественные науки

помогите с татарском яз. расскажи о своём городе по татарски пожалуста люди

Туган як
Апа-абыйлар, минем туган ягым — Тукай ягы, я бул-
маса, мин — Каюм Насыйри туган авылдан, дип мак­
тана. Кайберәүләр, без — минзәләлеләр, мин бит —
мишәр ягыннан, дип сөйләшә. Ерак Башкортстаннан
килгән татарлар, зурдан кубып, без — башкортстанлы-
лар, дип сөйли. Кем белән, кайда сөйләшүләренә ка­
рап, туган як кечкенәя дә, зурая да. Каникулдан
килгәннән соң, дусларым әби-бабайлары торган як белән
мактаныша. Аларның кайберләре кайтып йөргән авыл­
ларын хәтта туган як дип саный.
Авылга кайтсам, күршеләр:
— Казан малае кайттымыни? Бәрәңгене са­
гынганмыни? — дип шаярта. Инде Казанга
килсәм, әти белән әни:
— Безнең авыл малае да кунакка килгән, — дип
көләләр. Шулай булгач, минем туган як кайда соң?
Минемчә, Казанда тугач, туган җирем дә Казан була­
дыр инде. Аны туган як дип атасаң да ярый. Әбилә­
рем Арча районында яши минем, Казан арты диләр
аны. Туган якны зур итеп күз алдына китерсәң, аны да
туган як дип атарга була ич!
Шәһәрдә мин кино-театрларга йөрим, ял көннәрендә
паркка чыгам, Аккош күленә су коенырга барам. Ка-
занбашка кайтсам, тизрәк болынга йөгерәм. Елгабыз
әллә ни тирән дә түгел үзе, әмма безнең ише малайлар­
га Казансу тирәнлеге генә җитә!
Миңа Казанбашка сабантуй бәйрәменә кайту ошый.
Ат ярышын гына карый алмыйм. Җиңелгән атларны
күргәч, күзгә яшь килә. Әле ярый безнең якта бер ма­
тур гадәт бар: иң соңыннан килгән атка бик күп бүләк
бирәләр. Сабый бала шикелле, ул да тынычланып кал­
гандай була.
Казаныма мин үзем дә сабантуй яулыклары, сөлге­
ләре алып кайтам: туган ягымның яшел болынында
көрәшәм, йөгерәм, уеннарда катнашам.
http://insha.ru/
ИЖ
Игнат Жигало
62 971
Лучший ответ