Бал эчке органнарның эшчәнлеген, кан составын яхшырта, иммунитетны ныгыта, энергия чыганагы булып тора. Бал дәвалау сыйфатларына ия булганга, ул халык һәм традицион медицинада киң кулланыла. Балның составы файдалы матдәләргә бик бай: шикәр, минераль, актив биологик матдәләр, микроэлементлар, витаминнар, ферментлар, хлор, цинк, аллюминий һәм башкалар.
Җиләк-җимеш, чикләвектән тыш балга башка төрле нәрсәләр дә кушалар. Болар — бал корты продуктлары. Алар үзләре генә дә көчле дәва чарасы. Мәсәлән, прополис ялкынсынуга каршы, иммунитетны көчәйтү һәм организмны яшәртү буенча бик куәтле чара. Ә инде аны бал һәм шомырт белән дә кушсаң, тагы да көчлерәк табигый антибиотик (ялкынсынуга каршы) чара килеп чыга. Моның сере шунда, бал да, прополис та фитонцидларга бик бай. Бер-берсен тулыландырып һәм бер-берсенең үзлекләрен көчәйтеп, алар авыру тудыручы бик күп микробларны, гөмбәләрне, бактерияләрне юк итәләр. Шуның өстенә, бу әле организмга үтә дә кирәкле поливитаминнар да. Аппетитны басуы аркасында, матдәләр алмашын һәм эндокрин системасын көйли һәм шуның нәтиҗәсендә артык авырлыктан котылырга ярдәм итә.
Чәчәк серкәсе — аксым, витаминнар, ферментлар, минераль тозлар, углеводлар, май кислоталары, үсемлек гормоннары чыганагы, һәм кешенең сәламәтлеге өчен бу бик тә кыйммәтле продукт. Бал белән бергә чәчәк серкәсе тагы да яхшырак дәва чарасы. Балаларга файдалы, чөнки үсүне яхшырта. Серкәле бал кешенең эндокрин системасына бик яхшы йогынты ясый. Кан составын яхшырта (эритроцитлар һәм лейкоцитлар күләмен нормальләштерә), анемия һәм нурланыш авыруыннан файдалы. Эч катуларны, энтероколит, дисбактериозны дәвалый. Липид алмашын нормальләштереп, холестеринны, триглицеридларны киметә, шуңа күрә атеросклероз белән авыручыларга файдалы. Француз галимнәренең мәгълүматлары буенча, чәчәк серкәсе ирләрдә простата һәм импотенцияне дәвалауда яхшы нәтиҗәләр бирә. Алар фикеренчә, 45 яшьтән узган һәр ир кеше көн саен чәчәк серкәсе кабул итәргә тиеш. Чәчәк серкәсе организмда иң мөһим булган матдәләр алмашын (бөтен чирләр — матдәләр алмашы бозылудан килеп чыга) тәэмин итүче бик кыйммәтле компонентлардан, төрле ферментлардан тора. Шуңа күрә картаю процессын’тоткарлый. Серкәле бал — галимнәр бик озак өйрәнгән һәм тәкъдим иткән яшьлек эликсиры ул. Ләкин шуны да истә тотыгыз: чәчәк серкәсе бал корты продуктлары арасында иң көчле аллерген да.
Инжир белән. Йөрәк кагудан, бронхиаль астмадан, күкрәк читлегендәге авыртулардан, температурадан файдалы. Бу салкын тиюдән һәм тын юллары авыруларыннан бик яхшы чара. Бронхиттан интегүчеләргә төнгә каршы 2 бал кашыгы инжирлы бал белән (кабып эчәргә) 1 стакан кайнар сөт эчеп яту файдалы. Йөземле бал. Йөрәк һәм кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләр өчен иң яхшы бал. Йөземдә калий күп, ә ул бал ярдәмендә бик яхшы үзләштерелә. Мондый бал инсульт кичергән кешеләр өчен яхшы. Ул атеросклероздан, гипертония, нерв системасы көйсезлекпәреннән котылу өчен дә әйбәт. Борынгы табиблар фикере буенча, кара йөзем белән болгатып куелган бал ачу-ярсуны баса, ак йөзем белән — эчәклекне чистарта. Миндаль белән. Әлеге чикләвекле бал организмны чистарта, бөтен ашказаны-эчәклек системасына әкрен генә, әмма ышанычлы ярдәм итә. Ул эчәклектәге төрле җәрәхәт-яраларны төзәтә, хәтта кайбер шешләрне дә бетерергә ярдәм итә. (Әмма эчәклектә хроник ялкынсыну авырулары булса, бу балны бик сак кулланырга киңәш ителә). Шуның өстенә, бу ирләргә файдалы, чөнки аларның гормональ системасын стимуллаштыра.
http://islam-kiner.com/?p=331
https://tt.wikipedia.org/wiki/Бал
Естественные науки
Напишите рассказ "Бал дәвалый" на татарском языке
Похожие вопросы
- рассказ о республике татарстан на татарском языке (не менее 20 предложиении) Заранее спасибо (большое) !
- нужно сочинение на татарском языке : Нэрсэ ул коррупция? нужно сегодьня. Кто сможет напишите плиз. Заранее спасибо
- напишите на татарском языке сочинение про моё любимон животное
- Нужно соченение на татарском языке _Халкымнын рухи байлыгы_ помогите плиз нужно сегодьня
- сочинение на тему "природа" на татарском языке
- 5 пословиц на татарском языке про еду) Пожалуйста помогите)
- Знатоки английского, написала рассказ,нужно проверить и исправить грамматику. плиз)
- Помогите написать рассказ" Моя любимая игрушка" Для 4 класса (я девочка) не больше 12 предложений
- сочинение на тему Алтын көз на татарском пожалуйста напишите сочинение на тему Алтын көз на татарском пожалуйста
- Помагите написать сочинение, Кешенен матурлыгы нэрсэдэ на татарском . В интернете не смог найти