Рухи матурлык чагылышы
Әмирхан Еники әсәрләре, бигрәк тә хикәяләре татар әдәбиятының йөзек кашлары саналырлык һәм санала да. Язучы иҗатының бер үзенчәлеге — тәрбиясе, затлылыгы белән аерылып торган кешеләрне үзәккә куеп тасвирлау, аларның рухи дөньяларын ачу. Ул герой турында баштан ук кистереп фикер әйтеп куярга яратмый. Әкренләп-әкренләп кенә, деталь арты деталь өстәп, тулы образ тудыра. «Матурлык» хикәясендәге вакыйгалар бер карт әдип авызыннан сөйләтелә. Ул күптән булган бер вакыйганы искә төшерү рәвешендә оеша. Башламда табигать тасвиры юк, укучыны сөйләячәк сүзне кабул итәргә хәзерләү озакка сузылмый. Беренче абзацтан соң ук без төп геройларның берсе булган Бәдретдин белән таныша башлыйбыз. Аның иң ярлы егет, кыенсынучан холыклы, кешегә салынмый торган икәнлеген беләбез. Кайдадыр тары ипие белән бер йомарлам май җибәреп ятучы әнисе барлыгы бер җөмлә белән генә әйтелеп үтелә һәм игътибарга да алынмый диярлек. Игътибар итә калсаң да, Бәдретдин үзе күзгә бәрелеп тормагач, әнисе бигрәк тә шундыйдыр инде, дип уйлап куясың.Бәдретдиннең үзен тасвирлау исә озынгарак китә. Һәр абзац аның аерым бер сыйфатыннан хәбәр бирә. Ул артык белемле, тырыш, сабыр, шигырьләр дә яза икән. Бәдретдиннең шигырьләре башкаларныкыннан гадилеге, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Алар тирән фәлсәфә салынган шигъри парчаларга ошаганнар. Ә бит иҗатның сыйфатлары да кешенең яшәү, фикерләү рәвешенә, социаль чыгышына һәм башка бик күп нәрсәләргә бәйле була ала. Без әнә шулай дип уйлыйбыз. Болардан соң әдип, тагын да тәфсиллерәк итеп, табигать хозурлыкларын тасвирларга тотына. Әдәбиятны тоеп, вакыйгаларны алдан сиземләп укучы язучының болай эшләвенең, малайларның нечкә күңеллелекләрен күрсәтү өчен генә булмыйча, киләчәктә язылачак вакыйгаларда аларның үз-үзләрен тотышларын мотивлаштыру өчен дә кирәк икәнлеген аңлый. Егетләр, ниһаять, Бәдретдиннең авылына килеп җитә, атларын туара. Йортка узалар, егетнең әтисе, бабасы, йөз яшергән әнисе белән танышалар. Соң дәрәҗәдәге хәерчелектә дә чиктән тыш пөхтәлек саклап булганны күреп шаккаталар. Гаилә эчендә эчкерсез мөнәсәбәт яшәве дә сөендерә үзләрен. Беренче минутлардан ук аларда бу йортка карата җылы хисләр уяна. Бәдретдин әле моңарчы күренмәгән яклары белән ачылып китә: ул ярлылыкларыннан да, әнисенең кешегә күрсәтмәс ямьсезлегеннән дә оялмый, һәм хәтта, шул ямьсез әнисен кеше алдына чыгарып, аның өчен махсус көй уйный. Шушы өй, алардагы җан ияләре тудырган хисләргә аваздаш моңнарны ишеткәндә, бер-берсенә тирән мәхәббәт белән ачылып киткән ана һәм баланы күрү егетләрне телдән яздыргандай итә. Эчке дөньясының гадәттән тыш матурлыгы ханымның фаҗигасен тагын да көчәйтә. Хикәяләүче дә шул тәэсирләрдә яши башлый. Ананың, матурлыкка хаклы булып та, табигать тарафыннан кимсетелүе йөрәктә сагыш, нәфрәт, бушлык тудыра. Әсәр: «Кемгәдер йодрык селкеп, кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе! » дигән юллар белән бетә.Бу хикәядә нигездә Бәдретдиннең әнисенең матурлыгы турында сүз барса да, без башка геройларның да эчке дөньясы турында уйлыйбыз. Бәдретдингә хас уңай сыйфатларның нигезе гаиләдә икәнлеге хакында нәтиҗә ясыйбыз. Үсмерне иптәш иткән, аны аңлаган, әнисен кызганган һәм ярата алган һәр егет күңелдә җылы хисләр уята.
http://www.insha.ru/text/272
Естественные науки
Помагите написать сочинение, Кешенен матурлыгы нэрсэдэ на татарском . В интернете не смог найти
"Матурлык"темасына сочинение язарга.
Похожие вопросы
- помагите написать сочинение для 3 класса день рождения друга-приглашение-поздравление-угощение-игры-прощани
- сочинение на тему Алтын көз на татарском пожалуйста напишите сочинение на тему Алтын көз на татарском пожалуйста
- Напишите сочинение на татарском "Татарстан табигате" пожалуйста только быстро
- сочинение на тему "природа" на татарском языке
- помогите!! ! Я написала сочинение, а учитель сказал, что оно вообще не годиться. Я не согласна. Прочитайте, и скажите!
- Помогите написать сочинение по химии???
- помогите, плиз. "капитанская дочка" кто читал напишите сочинение о Петре Гренёве.
- тема сочинения "Как Вакуле удалось преодолеть козни черта" Помогите пожалуйста написать сочинение
- помогите(((((не могу написать сочинение!!! сочинение если бы у меня была волшебная палочка!!помогите срочно!!!
- Написать сочинение-рассуждение А.И.Куприна по рассказу "куст сирени" на тему"Счастлива ли Вера Алмазова?"