Игры без компьютера

Характеристика Гали Кызыл чэчэклэр Помогите на татарском

Хью Л.
Хью Л.
112
Г. Ибраһимов әсәрнең башында үзе үк «Кызыл чәчәкләр» хикәясе якты, азат көннәр өчен көрәш юлында һәлак булган иптәшләргә багышлана», —дип куя. Бер якта — Солтан, Шаһ­баз, Гыйлаҗи кебек революция арысланнары, икенче якта — Гыйрфан, Гали кебек революция дошманнары. Автор әсәрнең башында ук һәр образның характерын ачыкларлык метафора белән эш итә башлый. Шаһбазны алыйк. Аның анасы Зөһрә апа Шаһбазны тапкач җан бирә. Ананың балага булган мә­хәббәте, самими хисләре «Аның мәхәббәтенең җимеше үткен Шаһбаз» дигән метафораларда бирелә. Гыйрфанны эт дип атый, су күзле, черегән тешле бай малае Гали сүрәтләнә. Мәгъзүм Фазыйлның да киләчәге метафораларда билгеләнә: Казанда укып зур кеше булыр, зәңгәр чишмә буен яктыртыр.

Әсәрнең башында, күренүенчә, метафоралар я кешенең эчке дөньясын, я портретын, яшәү ихтыяҗын сурәтләү өчен кулланыла. Сугышып үскән малайлар егет булып җитешә. Алар читкә, заводларга эшкә китәләр. Аларның дөньяны та-нып-белеүе, аң дәрәҗәләре һаман киңәя бара- Язучы моны, халык теленә хас булганча, төрле үткен метафоралар аша би­рә. Вакыйга, көнкүреш авыл җиреннән шәһәргә күчерелә. Яр­лы егетләр, фәкыйрьләр безгә (зәңгәр чишмәгә—С. П.) агыла­лар — авыл тормышы; шахтаның иясе... йөрәгеңә... шүрене ты­га да каныңны эчә — шәһәр тормышы.

Революция дулкыннары авылга да килә, Аны алып килүче­ләр —арыслан йөрәкле батыр егетләр. Гали кебек авыл ма­лайлары өчен яшәү һаман тарая, мәгънәсез һәм күңелсезгә әйләнә бара. Гали, авызыннан күбекләр чәчеп, Фазыйлны ко­чаклый, китмәскә куша. Дөньяның яме бетә, күрке бетә, син безнең кояш бит, ди. Революция утыннан курыккан Гали, Фа­зыйллар рухи яктан һаман көчсезләнә барсалар, шахталарда эшләгән Солтаннар мораль яктан, физик яктан һаман көчлелә­нә баралар. Солтан сүзләре: мин... таш кисәм... авыр ташлар минем кулда уйнап йөриләр.
https://infourok.ru/gibraimov-kizil-chchklr-analiz-2050049-page7.html
Наталья Хабибулина
Наталья Хабибулина
61 717
Лучший ответ
Характеристика героев Кызыл орлыклар Помогите
Dokk Ps
Dokk Ps
190