Татар теле белән бөтен җиргә дә барып була. Аны бөтен төрки дөньясы аңлый һәм бу җәһәттән ул Россиядән чыгу белән үк әһәмиятен югалтучы рус теленнән дә беркадәр отышлырак хәлдә. Бары тик Россия Федерациясендә рус теле бөтен милләтләргә дә көчләп тагылганга күрә генә, бүтән телләрнең әһәмияте юк кебек тоела. Бу иллюзия. Татар телен белмәгән килеш хәтта рус тарихын да нигезле өйрәнү авыр. Рус халкының ким дигәндә ике гасырлык тарихы — татар белән бәйле, һәм ул — татар язмаларында, татар чыганакларында. Һәм Россия тарихында тирән эз калдырган бик күп каһарманнарның да татар булуын онытмыйк. Хәтта «беркайда барып булмый», «бернигә дә кирәкми» дигән сәбәп тә дәүләт телен өйрәнүдән баш тарту өчен аргумент була алмый. Әйтик, мин татар авылында туганмын һәм гомерем буена шушы җирдә калып дөнья көтәргә (яки чит илгә, мәсәлән, Төркиягә чыгып китәргә) телим икән, рус телен өйрәнүдән баш тартырга тиешменме? Дәүләт теле өйрәнелергә тиеш. Һәм аны «кайда барып була» дигән максаттан чыгып түгел, ә дәүләтнең бөтенлеген һәм тотырыклылыгын саклау өчен өйрәнәләр. Әллә шулай түгелме? Әгәр без телләрне «бу тел нигә кирәк, аның белән кайда барып була» дигән исәптән чыгып өйрәнәбез икән… Алай булса, без балаларыбызны иңглиз телендә укытыйк. Ул рус теленнән дә ныграк таралган, ул дөньякүләм аралашу теле. Фәннәрне иңглизчә үзләштергән балаларыгыз дөньяның теләсә кайсы вузында укып, теләсә-кайсы илдә эшли алыр. Бөтен фәннәрне дә инглизчә укытыйк та «туган тел» дәресләрен сайлау мөмкинлеге бирик. Руслар — рус телен, татарлар — татар телен өйрәнсен. Әгәр Россия җитәкчелеге милләтләрнең РФ Конституциясендә язылган хокукларын тәэмин итә алмый икән, бу гадел юл булачак. Әгәр балаларны милләт буенча бүлгәләү ихтыяҗы бар икән, чынлап та сайлау мөмкинлеге бирергә була. Руслар — рус мәктәбендә, татарлар татар мәктәбендә укысын. Бу очракта татарлар бөтен фәннәрне дә үз телендә үзләштерү һәм югары уку йортларында үз телендә белем алу, аннан соң үз телендә эшләү мөмкинлегенә ия булырга тиеш.
Чыганак: © Марат Кәбиров сайты- http://maratkabirov.com/tatar/ilem-telem.html
Прочее образование
где может понадобится татарский язык- сочинение
В глухой татарской деревне. Плюс тому, кто серьезно занимается историей, культурой и литературой татар.
в Татарстане
Алёна Романова
это и так понятно
Похожие вопросы
- изложение по татарскому языку чуар тавык
- помогите на английском языке написать небольшое сочинение про Жанну Дарк!!!
- Сочинение по русскому языку
- сочинение мини на англ языке.
- ЕГЭ по русскому языку. Если у меня будет очень много орфографических ОШИБОК (сочинение ЕГЭ)
- экзамен по русскому языку, нравственные проблемы анализ по Капитанской дочки или войны и мира нужно сочинение !
- Я учусь на факультете международных отношении. И в дальнейшем в карьере какие языки мне понадобятся? P.S.Английский есть
- Как подтянуть свой русский и научится писать сочинения?
- хелп напишите мне сочинение по анг языку
- Люди!!!!Пожалуйста, я умоляю!!! Очень срочно! Задали написать сочинение по произведению "Тарас Бульба"!!