Прочие дела домашние

Люди как можно написать по татарскому сказку про мальчика по имени Мурат?

Ялкау малай - Морат.

Бер Кеше, Улын ияртеп, шәһәргә барырга чыккан икән, ди. Баралар, баралар икән, юл өстендә бик яхшы бер ат дагасы ятканлыгын күргәннәр.

Бу Кеше, улына күрсәтеп:

— Улым Морат, әнә бер бик яхшы дага ята. Файдасы тияр иде, ал аны! — дигәч, Морат:

— Юлда очраган бар тимер-томырны җыя китсәң... Иренмичә аны иелеп аласым юк әле,— дип әйтте, ди.

Ул алмагач, бу кеше үзе алып, куенына кыстырып киттеләр, ди. Барып җиттеләр, ди, бер тимерчелеккә. Әлеге Кеше тимерчегә кереп, даганы егерме биш тиенгә сатты, ди, һәм шул акчага чия җимеше сатып алды, ди. Киттеләр, ди, Малай арттан, Әтисе алдан бара, ди. Ә Әтисе, Моратка сиздермичә генә, чияләрне юлга берәм-берәм ташлап бара башлаган. Морат юлда яткан чияләрне берәм-берәм чүпләп бара, ди.

Инде Әтисе, чияләрне ташлап бетергәч, һәм Морат иң соңгы чияне дә үрелеп юлдан алгач, артына борылып, Улына:

— Менә шулай, Улым, акылны хезмәт түкмичә генә алып булмый аны. Әгәр дә даганы үрелеп алырга иренмәсәң, бер үрелүдә эш беткән булыр иде. Менә син шул бер дага бәһасенә сатып алынган чияләрне ике йөз дә егерме биш тапкыр үрелеп алдың инде. Бер иелергә иренсәң, ике йөз егерме биш мәртәбә иелергә туры килер,— дип әйткәч, Моратның йөзе чия кебек кызарды, ди.
Бурнышева Анна
Бурнышева Анна
86 766
Лучший ответ
Вы сочините сказку на русском языке, а я Вам её переведу на татарский.

Похожие вопросы