ЯЗГЫ УРМАН
Язгы матур бер көн. Табигать әкрен генә кышкы йокысыннан уянып килә. Күктән алсу нурларын сибеп кояш елмая. Бөтен җирдә яз шатлыгы. Әнә агачлар яшь бөреләрен җибәргәннәр. Күп тә үтмәс алар яшел күлмәкләрен киярләр. Бер агачтан икенче агачка кунып кычкырган күке тавышы, бөтен урманны яңгыратып, авылга кадәр ишетелеп тора. Әйтерсең ул урманның җанлануын, анда да тереклек барлыгын бөтен җиһанга хәбәр итә. Шулчак "Минем тавышым күкенекеннән дә матуррак! ”- дигән төсле һаваны ярып , өздереп сандугач сайрап җибәрде. Бер-бер артлы аңа башка кошлар да кушылды. Алар барсы да яз җитүенә үзләренең сөенечләрен шулай белдерәләр иде.
Яз җитүгә, кечкенә Дамир да бик сөенде. Өй кыегыннан тып-тып итеп тамчылар тамуын күзәтте, гөрләвекләрдә кораблар агызды. Кошлар килүгә дип, бабасы белән әллә ничә сыерчык оясы ясады. Үзе һаман саен бабасына бер-бер артлы сорауларын яудырып кына торды:
-Бабаем, кайчан кошлар килә ? Кайчан ояны эләбез инде? Минем ояма да кошлар керер микән? Алар ояны мин ясаганны белерләрме, миңа рәхмәт әйтерләрме ?
- Җомга көнне төштән соң урманга барырбыз, улым. Иң матур агачка ояларны эләрбез. Синең ояңа да кошлар керер. Дамир ясаган оя бигрәк матур, иркен диярләр. Өй каршындагы алмагачка килеп, рәхмәт тә әйтерләр әле үзеңә, аллаһы боерган булса.
Рәхәт иде бу минутларда Дамирга. Ул үзен күкнең җиденче катында кебек хис итте. Бабасының мәчеткә барып намаз укып кайтуын түземсезлек белән көтеп алды. Төштән соң икесенең кулына өч оя тотып, алар әкрен генә урман сумагына юнәлделәр. Кошлар сайравын тыңлап, язгы хуш исләрне сулап, каенлыкка килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар. Аларны ап-ак кәүсәле, зифа буйлы, төз каен агачлары каршы алды. .
-Яле, улым, кайсы агачка эләбез? - дип сорады бабасы әле бер, әле икенче агачка карап.
Дамир күрсәтә торды, ә бабасы җайлап кына ояларны агачларга элә торды. Ояларны куеп бетергәч, бабасы каен төбенә утырып бераз хәл җыеп алырга булды. Дамир бабасы тирәсендә бөтерелде. Шунда ул кырмыска оясын күреп алды һәм кулындагы таягы белән ояны тузгыта башлады.
-Чү, улым, кырмыскаларның оясын туздырырга ярамый, - диде бабасы әкрен генә. - Кырмыскалар кечкенә генә булсалар да, бик зур файда китерәләр: урмандагы зыянлы бөҗәкләрне, кортларны юк итәләр, кошларның каурыйлары, канатлары астындагы вак бөҗәкләрне чүплиләр.
Кара, үзләре нинди кечкенә, ә үзләре күпме эшләр башкаралар! Бу минутта Дамирга барысы да яңа, барысы да кызык иде. Ай-һай күп белә аның бабасы. Ул да үскәч шулай күп белер микән? Шунда ул якындагы бер каенның кәүсәсеннән суы акканын күрде:
-Бабаем, кара әле монда, каенның сулары ага, -дип кычкырып җибәрде. Аннан икенче агачка янына килеп: -Монысыныкы да ага, кырыйлары кызарган да әле.
- Су түгел бу, улым, каенның күз яшьләре. Бер явызы каен суы алам дип балта белән чапкан. Үз гомерендә бер агач утыртмагандыр , ә күпме агачка зыян салырга өлгергән. Каен шуңа әрнеп елый. Аның да тәне авырта. Әйдә без аны балчык белән сылап куйыйк. Югыйсә, каеныбыз корыр.
Дамир бабасы белән яраланган агачларны балчык белән сылады. Аннан бабасы аңа урмандагы кошлар, хайваннар турында сөйләде, агачлар, үсемлекләр белән таныштырды. Моңа кадәр белмәгән, күрмәгән бик күп нәрсәләрне белде, аңлады Дамир. Шунда агач башындагы ояга пар сыерчыклар килеп өздереп-өздереп сайрадылар, Дамир белән бабасы ясаган ояны сайладылар. Бабасы белән Дамир бер-берсенә карап елмаештылар. Бигрәк матур икән ич аларның урманы. Шушы матурлыкны саклый белергә кирәк. Ә Дамир үскәч, һичшиксез, табигать сакчысы булачак!
Другие языки программирования и технологии
пожалуи ста напишите срочно надо ответить прям сеичас сочинение на татарском табигатьнен язгы яме напишите пож
http://tatar.com.ru/trans.php переводчик. А текст можешь с любого сайта взять в гугле пиши "Природа весной"
фуууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууууу
"Природа весной"
Похожие вопросы
- Комп при включении выдаёт ошибку . Что то за ошибка и как её исправить _посмотрите пож_ста скрин .
- ПОЖ ПОМОГИТЕ РЕШИТЬ СРОЧНО НАДО как умножают и делят смешанные дроби? вычислите произведения 5 КЛАСС
- Нужно написать программы в Паскале! Массивы! Срочно! Помогите!
- Паскаль написать программу помогите. срочно. Пожалуйста
- Очень срочно!!! Помогите с заданиями по ИНФОРМАТИКЕ, надо написать несколько программ:
- Информатика.. Хоть на один ответьте пож...
- Люди помогите написать программы для Pascal очень срочно и очень нужно
- ну вот что можно написать на языке делфи? что прям если хорошого захотеть можно и nero написать?
- Пожалуйста, помогите!!! Нужно срочно написать программу в VB. Задание тут:
- Нужно СРОЧНО написать программу в Visual Basic!!!!Помогите, пожалуйста!!!