Прочие социальные темы
Найдите пожалуйста сочинение на татарском
,,Госман образына минем монэсэбетм,, Перерыл инетернет не нашел может плоха искал?
Минем Госман образына мөнәсәбәтем
(Инша)
Халыкта «Дус − башка, дошман − аякка» дигән әйтем бар. Бу әйтемне олылардан ишеткәләсәм дә, мәгънәсе турында әллә ни уйланганым булмады. Ә менә күренекле әдип Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәрен укып, андагы Айдар белән Госман арасындагы дуслык һәм дуслык битлеге аркылы эшләнгән этлекне, мәкерне күргәч, югарыдагы әйтемдә никадәр хаклык барлыгын төшендем шикелле. Чыннан да, дошманың синең бөтен уйларыңны, серләреңне белми бит ул, аяктан егарлык начарлык эшләсә дә, баш исән булгач, тагы торып басарга мөмкин. Ә дусның астыртын хыянәте сине тәмам кешелектән чыгарырга мөмкин икән ич!
Госман, Айдарның дусты булып йөрсә дә, аның үзеннән өстен сыйфатларын күреп, көнләшү хисләре кичерә. Җае туры килгәндә, аңа нинди дә булса бер начарлык эшләми калмый. Башта ул Айдарга: «Кыз алманы сиңа атмады», − дип бәхәсләшә. Сабантуйда Айдарның атына сугып, аны артта калдырмакчы була. Андагы көнчелек, мәкерлек, хөсетлек шул дәрәҗәгә җитә − Айдарга Вәсилә турында гайбәт, ялган сүз әйтә, аны сөйгәненә тугры булмауда гаепли һәм дәлилгә «Вәсилә» дип язылган йөзекне күрсәтә. Айдардагы кызулык, Госмандагы мәкер, хөсетлек ике кешенең тормышын, бәхетле киләчәген, мәхәббәтен җимереп ташлый. Госман − әнә шулай кешеләрнең бәхетсезлегеннән тәм табучы, сөйкемсез, ямьсез күңелле егет. Мондый кешеләр үзләре дә рәхәт күрмиләр, башкаларга да рәхәт күрсәтмиләр.
Ф. Хөсни Госман образы аша кешеләргә: «Госман кебекләрдән сак булыгыз, алардан читтә йөрегез!» − дип кисәтә кебек. Аның кебек булдыксыз, мескен кешеләр тормышта гел очрап торалар. Мондыйлар кешенең аз гына йомшак ягын, кечкенә генә җитешсезлеген күрсәләр дә, аннан үч алырга тырышалар, шуннан тәм табалар, канәгатьлек кичерәләр.
Госман бик бәхетсез адәм бит ул, аңа чын ярату, тормыштан − тәм, яшәүдән ямь таба белү хисләре ят.
Мескен, булдыксыз, явыз күңелле Госман миндә бары тискәре фикерләр генә уятты. Я Рабби, аның хәленә төшәргә һәм тормышымда андый кешеләр белән эш итәргә язмасын.
http://winref.ru/000_uchebniki/03800pedagog/40-42/508.htm

Гыр мынкын лапс бздын..
Не знаю Татарского, да простит меня прадед)))
Андрей Шишков
Эе кутене тык телфонны
Андрей Шишков
))
Алаху акбар брат
Похожие вопросы
- люди добрые! могите найти сочинение ккартине и. и. фирсова юный живописец. пожалуйста.
- Слова благодарности классному руководителю на последний звонок на татарском пожалуйста
- где можно найти эссе или сочинение по такому важному общественному вопросу???
- Как начать сочинение на тему "Роль моей семьи в реализации послания Президента Чувашии Н.В. Фёдорова к Государственном
- как будет на татарском "привет,как дела"?
- Сочинение "Спортом славен Татарстан" или "Весь мир в тебе"-пожалуйста помогите!!!
- сочинение на тему мой магазин надо по обществу пожалуйста
- Скоро дети не будут сочинения в школе писать -отменят вроде. А вы любили сочинения писать? Предмет литература вам нравился
- Подскажите, пожалуйста, где можно найти информацию про экономику Нигерии?
- Где можно найти список участников ВОВ? Дайтеимя сайта пожалуйста!