Домашние задания: Другие предметы
Помогите написать сочинение про осень на татарском языке. и пожалуйста в кратце про что написали
А Ты попробуй сама написать сочинение и перевести через Гугл переводчик или найди в инете сочинение, и опять-же переведи через переводчик,
Көз.
Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда?! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр. Көннәр салкынайтты. Миләшләр кып-кызыл булып балкыйлар.
Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар.
Башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңге ташыйлар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың: \"Хәерле юл сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз\". Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры.
Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.
http://insha.ru/text/180

Похожие вопросы
- Напишите сочинение про осень. На татарском языке. Пожалуйста очень надо прошу вас напишите.
- сочинение про осень на татарском языке
- помогите наптсать сочинение про дружбу на татарском языке
- помогите пожалуйста найти сочинение про маму на татарском языке.
- Пожалуйста помогите написать сочинение про Казань на татарском языке!!!
- помогите пожалуйста написать рассказ на тему золотая осень на татарском языке
- Сочинение про лес на татарском языке
- помогите написать сочинение про маму на татарском языке
- Пожалуйста нужно написать сочинение про воду на татарском языке?
- Надо составить 5 предложений про осень на татарском языке 5 предложений про осень на татарском языке